Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренче баласын тудырган әниләргә

2018 елдан беренче баланы тудыру (тәрбиягә алу) белән бәйле айлык түләүләр кертелде.

2018 елның 1 гыйнвареннән соң беренче балаларын тудырган (тәрбиягә алган) әниләр бу түләүләрне ала алалар. Ләкин барысы да түгел. Моның өчен Россия Федерациясе гражданлыгына ия булу; РФ территориясендә даими  яшәү; гаиләнең җан башына туры килгән кереме 13713 сумнан артмау шарт булып тора. 2018 елда ай саен бирелә торган түләүләр күләме – 8490 сум.
– Шуңа да игътибар итегез: түләүләр алу өчен бала туганнан соң алты айдан  да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул вакытта түләүләр бала туганнан соң һәм ул 1,5 яшенә җиткәнчегә кадәр түләнәчәк, – дип белдерде Республика матди ярдәм үзәгенең җирле бүлеге мөдире Татьяна Кандалина.
Түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау органнарына бала туу (тәрбиягә алу) турында таныклык, гаилә әгъзаларының керемнәре хакында  документ, счет реквизитларын тәкъдим итәргә кирәк.


Республика матди ярдәм үзәгенең җирле бүлегенә 18 әни мөрәҗәгать иткән инде.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев