Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренче баласын тапкан әниләргә түләүләр

2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка, кызлыкка алган) хатын-кызлар, беренче баласын тудыруга (уллыкка, кызлыкка алуга) бәйле айлыйк түләүләр алуга хокуклы.

Түләүләр алу шартлары белән 4 нче Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең бүлек җитәкчесе Татьяна Кандалина таныштыра.

–Беренче балага айлык түләүләргә РФ территориясендә даими яшәүче гражданнар гына хокуклы; гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме мөрәҗәгать иткәнчегә кадәрге елның икенче кварталында республикада билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләменнән артмаска тиеш (2019 елда – 14 034 сум). 2019 елда түләүләр күләме – 8 896 сум.

Игътибар итәбез, түләүләр алуга бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча  мөрәҗәгать иткәндә, айлык түләүләр бала туган көннән алып түләнә. Калган очракларда – аны билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән көннән.

Айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен яшәү (тору) урыны яки фактик яшәү урыны буенча социаль яклау органына яки ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим иткән Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, гаиләнең җан башына уртача кереме хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән (20170 сум) артмаган очракта, түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елдан алдагы елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаган очракта, ай саен түләү билгеләнәчәк.

Гражданнар айлык түләү билгеләү өчен гаризаны бала туган көннән соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирә алалар.

Түләүләргә кагылышлы сораулар белән турыдан-туры матди ярдәм күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннар: 2-9275; 2-92-76

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев