Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Бердәм Россия» праймеризы узды

“Бердәм Россия“ алдан тавыш бирүнең бердәм көне, якшәмбе көнне, бөтен Россия Федерациясе буенча Праймериз узды.

Әлеге тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак. Иртәнге сигездән Аксубай районында 8 хисап участогы ачылды. Тавыш бирүдә районның дүрт мең кешесе катнашыр дип көтелде.

Безнең хәбәрчебез Аксубай бистәсенең 2 нче мәктәбендә урнашкан 16.0004.02 нче хисап участокларының берсендә булды. Тавыш биргәнче, аксубайлылар республика парламентында «Бердәм Россия»дән урын алуга кандидатлар исемлеген өйрәнделәр.

Сайлаучыларга бер мандатлы округ һәм партия исемлеге буенча ике бюллетень тәкъдим ителде. Алдан тавыш бирүдә Аксубай районыннан район башлыгы Камил Гилманов катнашты.

–Аксубайлылар, һәрвакыттагыча, актив – кайбер гражданнар үз кандидатлары өчен участоклар ачылганчы ук тавыш бирергә килделәр – дип шәрехләде хисап комиссиясе рәисе Гүзәл Хәмәтшина.

Тавыш бирү рейтинглы булды, ягъни тамганы кандидатларның берничә фамилиясе каршында куярга мөмкин иде.

– Бүген балаларыбыз яхшырак яшәсен өчен тавыш бирергә килдек, – ди социаль хезмәткәр Лилия Лукина. Хисап участогына ул улы Кирилл белән килгән, әлегә ул әнисе тавышының праймеризда ни дәрәҗәдә мөһим булуын  аңлап бетерми.

–Татарстаныбыз чәчәк атсын, ә без анда дус һәм тату яшик, –  дип  фикерләре белән уртаклашты 2 нче мәктәп директоры урынбасары Флюра Фәхретдинова.

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, тормыш иптәше Асия Зөфәр кызы белән бергә, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар өчен үз тавышларын бирү өчен, 3 нче Аксубай урта мәктәбенә хисап участогына килде. Район башлыгы күтәренке кәефтә булды.

– Иртәнге биштән аяк өстендә. Тәэмин итүнең барлык хезмәтләре миңа көн саен райондагы хәл турында хәбәр итә. Алтынчы яртыда  район басуларын карап чыктым, яңгырдан соң чәчүлекләрне карадым – быел авыл халкы өчен идеаль һава торышы күзәтелә. Мул яңгырлар чәчүлекләрнең уңышлы үсүенә ярдәм итте, яхшы уңышка өмет бар. Без республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләрен тәмамладык. Район хуҗалыклары дүшәмбедән үләннәрне чабуга керешәчәкләр, – дип уртаклашты Камил Камал улы.

– Шул ук вакытта социаль объектлар төзелеше - клуб төзелешен, күп фатирлы йортларны ремонтлау барышын карап чыктым. Әлегә төзелеш буенча да графикта барабыз, Республика көненә күп кенә объектлар ачылачак.

Әлегә  районыбыз Сабантуй үткәрергә әзерләнә, безнең  Сабан туенда катнашачак лаеклы игенчеләребез бар. Быел  Татарстанга һәм безнең күпмилләтле районыбызга  Бөтенроссия Уявын үткәрү хокукы бирелде.

Район башлыгы участокта сайлаучылар белән аралашты һәм «Бердәм Россия» партиясеннән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге белән тагын бер кат танышты.

–- Берсүзсез, кандидатларның һәрберсе сайлап алынучылар арасында булырга лаек. Мин «Бердәм Россия» гә ышанам, чөнки бу – реаль эшләр партиясе, – дип йомгаклады Камил Гилманов. - Районда барлык спорт объектлары-спорт комплексы, спорт универсаль мәйданчыклары партия программалары кысаларында төзелгән.Авылны төзекләндерү буенча социаль программалар, эшче яшьләргә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү, социаль объектларны ремонтлау һәм төзү – болар барысы да «Бердәм Россия» эгидасы астында үткәрелә.

Яңа чакырылыш депутатларының бурычлары тагын да күбрәк, чөнки күп эшләр  эшләнгән һәм бу эшләр Татарстаныбыз  чәчәк атсын һәм аның халкы  республикада яшәүләре белән горурлана алсын өчен кирәк.Татарстан «Бердәм Россия» партиясе өчен башлангыч тавыш бирүдә 222 кандидат катнашты, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел. Барлык кандидатлар да киң күләмле мәгълүмати – агитация эшләрен гамәлгә ашырдылар: сайлаучылар белән 400 дән артык очрашу үткәрделәр, эш дискуссия һәм стратегик сессияләрнең яңа форматларында алып барылды.

Шулай ук 200 дебат мәйданчыгы оештырылды. Праймеризның барлык чаралары татарстанлылар өчен тулысынча ачык – һәр кеше дебатларга һәм очрашуларга килә, кандидатка үз сорауларын бирә, проблемаларын җиткерә һәм аны хәл итү вариантларын тәкъдим итә ала. Партия массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша уздырылган праймериз барышы турында актив мәгълүмат бирде.

Камил Гилманов алдан тавыш бирүдә Гаязов сайлау округы буенча кандидатлар арасында катнашты, шулай да Әлмәт һәм Яңа Чишмә районы халкы белән дебатларда һәм очрашуларда катнашты. «Бердәм Россия» не тәкъдим иткән халык белән аралашу – горурлык, башкарылган эшләр буенча да, билгеләнгән планнарда да сөйләү мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте.

- Хәтта икътисади кризисның иң авыр чорында да Партия үз өстенә йөкләмә алырга курыкмады һәм халык өчен эшләвен дәвам итте, – дип сүзен тәмамлады Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев