Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын ничек тапшырырга?

Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен төп сынау – йомгаклау аттестациясе җитә. Имтиханнар инде борын төбендә, соңгы чирек кала.

Кеше тормышында яшүсмер чоры иң авыр чорларның берсе. Барлык ата-аналар да балалары өчен борчыла.

Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары яшүсмерләр өчен сынауларның башы, чөнки алар беренче мәртәбә зур тормыш белән йөзгә-йөз очрашалар. Дәүләт имтиханы - ул киләчәк язмышны билгели торган бер сынау.

Әгәр имтихан тапшырылмаса,  бөтен планнар юкка чыга, әти-әниләрнең, укытучыларның, дусларның ышанычын аклый алмау турындагы уйлар яшүсмернең үз бәясен төшерә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларында да, әти-әниләрдә дә стресслар, борчылулар барлыкка килә. Бу стресслар, борчулар белән ничек  үз –үзеңә бикләнеп калмаска дигән сорауларга мәгариф бүлегенең психологы Сергей Чеверикин түбәндәге киңәшләрне бирә:

- Имтихан нәтиҗәсе көтелмәгәнчә булса яисә бөтенләй тискәре билге алу – бу инде эчке дөньяңның ишелүе һәм киләчәкнең бөтенләй булмавы кебек кабул ителә һәм кешедә проблемадан чыгу юлын таба алмау, үз-үзеңә бикләнү кебек процесслар башлана. Бу халәт башка очракларда да, мәсәлән якыныңны югалту,  бәхетсез мәхәббәт очракларында да булырга мөмкин.

Бу очракта бәлага тарыган яшүсмергә һәм өлкән кешегә ничек ярдәм итәргә соң? Кешегә (яшүсмергә) карар кабул иткәндә бу ситуациядән чыгуның бердәнбер юлы түгеллеген, синең башка чараң булмаган, сиңа ярдәм итмәгәнлекләрен аңлатырга кирәк. Чынлыкта тормышта башка бик күп кызык нәрсәләр бар һәм алар сиңа зур ярдәм итәргә мөмкин.

Һәрбер очрактан да чыгу юлы бар. Әти-әниләрнең төп бурычы – балага карашлары имтихан билгесе белән бәяләнмәвен төшендерү тора. Балага һәркөнне аның кирәк булуы турында әйтеп торырга, ата-ана мәхәббәтенең чиксез һәм һәрвакытта баласынаярдәмгә ашыгуына ышандырырга кирәк.

Теләсә нинди очракта да, имтихан нәтиҗәләренә дә, тормышта булган төрле очракларга да карамыйча  укучыга ышанырга кирәк. Балага ситуацияне анализларга ярдәм итәргә, нәтиҗәләр ясарга, шуларны хәл итү өчен  киңәшләр бирү  тагын да яхшырак булачак.

Башка кыйммәтләрне эзләүгә дә басым ясарга кирәк. Сине һәрвакыт яратучы кешеләр бар һәм бик күп кызыклы эшләр дә барлыгын аңлатырга кирәк.Вакытлыча кыенлыкларга да карамастан,  тормыш ул- хәзинә. Барлык авырлыклар да вакытлыча гына ул. Иң мөһиме барысы да яхшы булачагына ышанырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев