Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бердәм кабул ителгән

Үткән атнада Аксубай муниципаль районы Советының 22 нче утырышы узды.

Совет утырышы эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Утырышны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов алып барды. Көн кадагына 5 мәсьәлә кертелде.

“Аксубай муниципаль районының 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елгы план чорына бюджеты турында“гы 15.12.2017 елдан 123 нче номерлы Аксубай муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында“гы беренче мәсьәлә буенча Финанс бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова чыгыш ясады.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова ике мәсьәлә буенча чыгыш ясады: “ТР Аксубай муниципаль районында хезмәт (вазыйфа) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм ихтыяҗлар бәхәсләрен хәл итү буенча комиссия кагыйдәләре турында“ һәм “ТР Аксубай муниципаль районы җирле үзидарә органы карамагындагы оешма (учреждение) җитәкчесенең хезмәт вазыйфаларын башкару вакытында ихтыяҗлар бәхәсенә китерүче яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну барлыкка килү турында хәбәр итү тәртибе турында“.

Дүртенче һәм бишенче мәсьәлә буенча район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Андрей Емельянов чыгыш ясады.

Монда “Яңа редакциядә ТР муниципаль хезмәте турындагы кагыйдәләр турында“гы 30.07.2014 елдан 221 нче номерлы Аксубай муниципаль Советы карарына үзгәрешләр кертү турында“ һәм “Аксубай муниципаль районы административ комиссиясе эше регламенты турында“гы 15.03.2006 елдан 37 нче номерлы ТР Аксубай муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында“ мәсьәләләре каралды.

Бөтен биш мәсьәлә буенча да депутатлар корпусы уңай карарлар кабул итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев