Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бердәм булып, нәтиҗә өчен эшлиләр

Районда шикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә.

“Аксу Агро“ ҖЧҖ филиалының “Мюд-Үзи“ бүлеге территориясендә татлы тамыр җыеп алу звеносы соңгы эшләрне тәмамлап килә. Бу бүлектә чөгендергә 680 гектар мәйдан бирелгән.  Бу гомуми мәйданның бишенче өлеше. Тагын 100 гектардан артык мәйданнан җыеп аласы калды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 октябрьгә 2900 гектардан артык мәйданнан 73800 тонна чөгендер казып алынган. 
Көннәрнең кояшлы булуыннан файдаланып, чөгендер җыючылар көндез дә, төнлә дә тырышып эшлиләр.  

МЮД авылы артындагы чөгендер кырында эшләрнең тулы циклы уза. Монда бөтен техник арсенал тупланган. Шикәр чөгендерен җыю комбайннары белән бу культура белән беренче ел гына эшләмәгән чын осталар идарә итә – болар Алексей Кудряшов, Рәис Ильязов, Александр Пайдаркин.

Икенче сменада Анатолий Ильгузин, Ирек Мостафин һәм Геннадий Жарков эшкә керешәләр. Кыр “кораблары“ яшел басу өстеннән җитез генә узалар һәм алар артыннан ваклатылган масса гына кала. Аннары чөгендер өемнәре янына килеп, үзләренең бункерларыннан татлы тамырларны бушаталар.

Шул ук вакытта уңышны чөгендер заводына озату да алып барыла – зур йөк машиналары бер-бер артлы  татлы тамыр төяү өчен килеп баса, һәм берничә минуттан тулы кузовлар белән юлга кузгала.

Чөгендер төягеч агрегатында зур тәҗрибәгә ия механизаторлар Марат Гайнетдинов – беренче сменада һәм Фәнис Сәйфуллин – икенче сменада эшлиләр. Хуҗалык өчен шундый җаваплы чорда башка эшчеләр дә җәлеп ителгән. Һәрберсенең – үз бурычы.

Чыгу юлында Михаил Еруславкин продукция күләмен исәпли,  урак өстендә хуҗалыкка ярдәмгә килгән пенсионер Петр Охотников сак хезмәтен гамәлгә ашыра. Техника ватылган очракта чакыру буенча ремонтчылар, слесарьләр килеп җитә.

– Механизаторлар татлы тамырны җыеп алуны кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланалар, – дип белдерде авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Фәрхат Сәмигулов. – Бердәм, яхшы нәтиҗәгә өмет итеп эшлиләр.

Көн саен бүлектән эшкәртүгә 600 тоннадан артык татлы тамыр озатыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев