Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бер тартма конфет яисә чәчәк бәйләме ришвәт була аламы?

Ришвәтчелек темасы иң кискен һәм актуаль проблемаларның берсе булды һәм шулай булып кала да, чөнки ул барлык тормыш эшчәнлеге тармакларына тирәнрәк үтеп керә бара.

Бу күренешкә ничек каршы торырга һәм ришвәтчелекне кисәтү максатларында районда нинди чаралар кулланыла – Аксубай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова белән әңгәмәбез шул хакта.

– Эльмира Җәүдәт кызы, районда коррупциягә каршы алып барылган эшне ничек бәялисез һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда нинди чаралар күрелә?

– Үз эшеңә бәя бирү бик үк дөрес булмас иде, республикада ел саен барлык тармакларда, шул исәптән муниципаль районнар буенча да коррупциягә каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә мониторинг үткәрелә.

2019 ел нәтиҗәләре буенча безнең район, тулаем коррупциягә каршы эш алып бару буенча яхшы позициядә тора. Коррупцияне профилактикалау буенча эшчәнлек «2015-2023 елларга Аксубай муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программага нигезләнеп алып барыла.

 Ачыклыкны һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итү, шулай ук коррупция куркынычын киметү максатларыннан республикада «Электрон Татарстан» программасы системалары кертелгән, аның кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, шулай ук «Халык контроле» мәгълүмат системалары эшли. Районда халыкка хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә коррупциягә каршы тору инструменты буларак, күп функцияле үзәк (КФҮ) эшли.

Бүгенге көндә КФҮ, гражданнар һәм турыдан-туры хезмәтләр күрсәтүче дәүләт органнары арасында арадашчы ролен үти һәм гражданнарны түрәләрнең канунга каршы гамәлләреннән яклауның иң ышанычлы коралы булып тора. Гражданин КФҮгә дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр алуны сорап мөрәҗәгать итә.

 Аларны тәкъдим итү сроклары катгый регламентланган. Шулай итеп, хезмәтләр күрсәтү турында карар кабул итүче зат һәм гражданин арасындагы турыдан-туры элемтә түрәнең коррупцион кызыксынучанлыгын һәм аның мөрәҗәгать итүчегә йогынты ясавын һәм хезмәтләр күрсәтү процессын озакка сузу мөмкинлеген гамәлдән чыгара.

– Закон нигезендә, барлык хезмәткәрләр дә керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш, мәгълүматларны барысы да бирдеме?

– Әйе, йөз процент бирделәр. Белгәнегезчә, барлык мәгълүматлар да районның рәсми сайтында ачык рәвештә урнаштырылган.

– Хәзерге вакытта «мәнфәгатьләр конфликтына» аерым игътибар бирелә, аның куркынычы нидә?

– Гади тел белән әйткәндә, мәнфәгатьләр конфликты – ул коррупция күренешләренең берсе. Муниципаль хезмәттә ул бер гражданның канунлы мәнфәгатьләре бозылуга, ә икенчеләренең канунсыз юл белән күбрәк хокукка ия булуларына китерә. Мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү һәм җайга салу муниципаль хезмәтләргә генә түгел, шулай ук муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә дә кагыла.

Күп очракта мәнфәгатьләр каршылыгының барлыкка килүе туганлык яисә белешлек мөнәсәбәтләрендә булган затларның буйсынуы яисә күзәтүе астында булуы белән бәйле, шуңа күрә эшкә алганда без муниципаль хезмәткәрләрнең шәхси мәнфәгатьләре өлкәсенә эләгүче затлар даирәсенә аерым игътибар бирәбез. Алар исәбенә муниципаль хезмәткәрнең гаилә әгъзалары (якын туганнары гына түгел, шулай ук бертуган ир һәм кыз туганнары, әти-әнисе, балалары һәм аларның тормыш иптәшләре дә); шулай ук финанс яисә башка йөкләмәләр белән бәйле булган гражданнар һәм оешмалар да керә; вазыйфаи затның яисә аның туганнарының мөрәҗәгате белән урындагы зат хезмәт эшчәнлеге алып барган дәүләт (муниципаль) органына (оешмага) мөрәҗәгать итүе; контроль (күзәтчелек) функцияләрен үтәү; башка түләүле эш башкару; вазыйфаи затның үзенә табыш китерә торган кыйммәтле кәгазьләргә, акцияләргә (оешманың устав капиталларында катнашу өлешләренә) ия булуы.

Әгәр туганлык элемтәләренең булуы эшкә кабул иткәндә түгел, ә инде хезмәт процессын башкарганда билгеле була икән, әлеге очракта яллаучы вәкиленә килеп туган мәнфәгатьләр каршылыгы турында хәбәрнамә бирергә һәм аннары Аксубай муниципаль районындагы таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиягә мөрәҗәгать итәргә.

Комиссия, үз чиратында, белдерүне тикшерә һәм чынбарлыкта мәнфәгатьләр конфликты бармы, дигән карар кабул итә. 2020 елда комиссия тарафыннан мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү турындагы 5 хәбәрнамә каралды (2019 елда – 18).

– Мәнфәгатьләр конфликтларына юл куймас өчен нинди чаралар күрергә?

– Беренчедән, мәнфәгатьләр каршылыгы яки аның барлыкка килү мөмкинлеге турында муниципаль учреждение хезмәткәре үзе яллаучы вәкиленә вазыйфаи бурычларны үтәгәндә шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында язмача хәбәр итәргә тиеш. Икенчедән, кадрлар хезмәте хезмәткәрләре хезмәткәрләрнең шәхси анкеталарына анализ үткәрә һәм куркынычлылык ихтималын ачыклау максатыннан аларның якын туганнарының эш урыннарына анализ ясый. Өченчедән, без хезмәткәрләрнең, шулай ук муниципаль хезмәт вазыйфасына кандидатларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны анализлыйбыз, шул исәптән ире яки хатыны, балигъ булмаган балаларга карата да.

Мәнфәгатьләр конфликтын кисәтү яисә җайга салу буенча чараларны кулланмау, Россия Федерациясе законы нигезендә эштән азат итүгә китерә торган хокук бозу булып тора.

–Муниципаль хезмәткәр башка түләүле эш белән шөгыльләнә аламы? Бу мәнфәгатьләр конфликты булып саналмыймы?

– Канун нигезендә алар башка түләүле эш белән шөгыльләнә ала, тик яллаучы вәкиленә мәҗбүри хәбәрнамә белән. Мәнфәгатьләр конфликтының булмавы, хезмәткәргә мондый эш белән шөгыльләнү рөхсәт ителгәндә төп шарт булып тора.

– Бүләкләргә бәйле хәлләр турында сөйләгез әле. Муниципаль хезмәткәр эш урынында нинди очракларда бүләкләр кабул итә ала? Бүләк ителгән чәчәкләр яисә конфет коррупция фактлары булып саналамы?

– Без коррупция гамәлләре булмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Рәсми чара очрагында хезмәткәр бүләкне бары тик аны тиешле комиссиягә тапшырганда һәм алга таба сатып алу процедурасында гына кабул итәргә мөмкин.

 Калган барлык очракларда да бүләк алу тыела. Бер тартма конфет та ришвәт булып саналырга мөмкин, монда барысы да бүләк бирелгән шартларга бәйле.

– Әгәр безнең газета укучылар үзләренә билгеле булган коррупция гамәлләре турында хәбәр итәргә теләк белдерәләр икән, алар ничек һәм кая мөрәҗәгать итә алалар?

–Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шулай ук безнең район хакимияте һәм башкарма комитеты бинасында, район үзәк хастаханәсе бинасында һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе бинасында хәбәрдарлык тартмалары бар, шулай ук хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Сезгә тагын бер риторик сорау: без коррупцияне тулысынча кайчан җиңәрбез икән?

– Тулысынча беркайчан да җиңә алмабыздыр, мөгаен. Моның өчен яңа кешелек токымын уйлап чыгарырга кирәк булыр иде. Барыннан да элек, үзебездән башларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән дә коррупция гамәлләрен бетерүне таләп итәргә кирәк. Көрәшнең нәтиҗәлелеге хакимиятнең барлык тармакларының үзара хезмәттәшлегенә, җәмгыятьне савыктыру процессы өчен җаваплылыгына бәйле. Коррупцион хокук бозу гамәлләренең барлык төрләренә дә ашыгыч йогынты ясарга, гадел җәза бирергә кирәк.

Шул вакытта әйләнәтирәдәгеләрнең күз алдында хакимият тармакларына карата абруй, ышаныч һәм хөрмәт артачак, җәмгыять коррупциягә каршы көрәштә ихтыяҗны аңлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев