Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер сан – арзанрак

    1 сентябрьдән 2019 елның 1 яртыеллыгына “Сельская новь“, “Авыл таңнары“, “Ял пурнасе“ гәзитләренә язылу башланды.

    “ТАТМЕДИА“ АҖ җитәкчелегендәге гамәлгә куючы карары буенча яңа елдан безнең гәзит атнага бер тапкыр – җомга көннәрендә генә чыгачак. Әмма битләр саны сакланып калачак – әгәр элек сез атнасына ике тапкыр 4 әр битле басманы һәм бер тапкыр “Атна вакыйгалары“ кушымтасын алган булсагыз, хәзер сез берьюлы 8 битле гәзитне һәм шуңа өстәп “Атна вакыйгалары“ кушымтасын алачаксыз.

    Гәзитне атнага бер тапкыр бастыруга күчү почта ташуга транспорт чыгымнарының артуына бәйле. Гәзитне яздырып алуга бәяне арттырмас һәм аны үткән яртыеллык дәрәҗәсендә калдыру һәм гәзит укучыларның акчаларын янга калдыру өчен гәзит сезгә атнага бер тапкыр гына киләчәк.

    Гәзитне почта аша рәсмиләштерү бәясе элеккечә кала – гражданнар өчен 672 сум һәм оешмалар өчен 762 сум. Безнең гәзиткә теләсә кайсы почта бүлегендә һәм  почта хезмәткәрләре аша язылып була.

    Безнең редакциядә “Сельская новь“, “Авыл таңнары“, “Ял пурнасе“ гәзитләренә альтернатив язылу рәсмиләштереп була. 1 сентябрьдән аның бәясе – 360 сум. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: