Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 25 меңгә кадәр кимегән

Республиканың биш моношәһәрендә мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы кешеләр саны 5 меңгә кадәр кимегән.

Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 502 кешегә кимегән. Хәзер республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 25,3 мең эшсез граждан исәпләнә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 46,7 мең вакансия турында мәгълүмат тәкъдим иттеләр. Бер атна эчендә эш бирүчеләр 3 402 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, бер атна эчендә республиканың биш моношәһәрендә (Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Кама Аланында) эшсезләр саны кимегән. Чистайда эшсезләр саны арту күзәтелә. Менделеевскида бер атна эчендә хәл үзгәрмәде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев