Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бер атна эчендә Сovid-19 авыруының өч яңа очрагы

Чәршәмбе көнне короновирус инфекциясе белән авыручылар исемлеген районның тагын өч кешесе тулыландырды.

Бүгенге көндә пандемия башланганнан бирле 40 кеше авырган. Авыручыларның икесе – 35 яшькә кадәр, бер авыруга 72 яшь.

Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов сүзләренә караганда, район буенча статистика киеренке була бара.
Районда хастаханәдән тыш пневмонияләрнең саны арта. Контрольлек итүче органнар җәмәгать туклануы объектларын, сәүдә нокталарын һәм кешеләр күпләп була торган урыннарны тикшерүне катгыйландырдылар.

Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек составы белән узган киңәшмәдә һәр җитәкче үз коллективы өчен шәхси җаваплылык тотуын тагын бер кат искәртте. Һәм контрольлек итүче органнарны вәзгыятьне контрольдә тотуны йомшартмаска чакырды.

Шул ук профилактика чаралары – битлек, кулларны йогышсызландыру һәм халык арасында мөмкин кадәр азрак булу иң мөһиме булып кала бирә.
Узган атнада Аксубай район үзәк хастаханәсе яңа эш режимына күчте. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, ял һәм бәйрәм көннәрендә 8:00-13:00 сәгатьләрдә ОРВИ билгеләре булган пациентларга амбулатория ярдәме күрсәтү оештырылган. Мөрәҗәгать иткәндә пациентларның үзе белән паспорты, полисы һәм СНИЛСы булырга тиеш.

Контрольләүче органнар кибетләр, җәмәгать туклануы объектлары һәм оешмаларга хезмәт күрсәтү өлкәсе буенча рейд чаралары оештыра. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, октябрь-ноябрь айларында гына да коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә куркынычсызлык чараларын үтәмәүчеләрне 100 мең сумнан артык штрафка тартканнар. Роспотребнадзор таләпләрен бозган бер кафе әлегә кадәр ябык булып кала бирә.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев