Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер ахирәт икенчесенең паспортын ерткан

    Ике авыл хатын-кызының ызгышы зур җәнҗал куптарып кына калмый.

    Ул  җинаять эше кузгату белән төгәлләнгән. Паспорт ызгышның төп сәбәбенә әйләнә – берсе икенчесе күз алдында аның паспортын ертып ташлый. Явыз ният белән яки башка шәхси кызыксыну  аркасында кылынган рәсми документны юк итү гамәле өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

    Әгәр беренчесенең гаебе исбатланса, аңа ике йөз мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең унсигез айга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки ике елга кадәр төзәтү эшләре, яки бер елга кадәр мәҗбүри эш яки дүрт айга кадәр кулга алу, яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Аркадий Укупник җырындагыча: паспортны ашасаң гына – дәлил дә юк, җинаять эше дә.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: