Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беловкада Николай Полорусов - Шелебиның юбилеен билгеләп үттеләр

14 май көнне күренекле чуаш шагыйре, прозаик, тәрҗемәче, Чуашстан АССРның беренче халык шагыйре, якташыбыз Николай Полорусов - Шелебиның тууына 140 ел тулуга багышланган зур бәйрәм чарасы узды.

Николай Полорусовның юбилее уңаеннан Аксубай районына Чуашстан Республикасыннан, Самара, Ульян өлкәләреннән язучылар, шагыйрьләр, Чуашстан Милли китапханәсе вәкилләре килде.

Аксубайда тукталып, кунаклар якташ-шагыйрь Николай Полоруссов-Шелеби һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар, Аксубай җирлекара үзәк китапханә эшчәнлеге белән таныштылар. Беловка авылында Шелебиның якташлары белән очрашу булды. Районга килгән кунаклар биредә дә әлеге төбәктә туып-үскән Николай Полорусов бюстына чәчәкләр салдылар.

Оештыручылар якты, бай эчтәлекле мәдәни программа әзерләделәр. Беловка авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары үзләренең иҗат номерларын тәкъдим иттеләр – халык йолалары элементларын күрсәттеләр, борынгы чуаш җырларын башкардылар.

Юбилей кичәсендә Николай Полорусов-Шелеби иҗаты буенча уздырылган «Беловка çăлкуçӗ» («Беловский родник») республика онлайн-бәйгегә йомгак ясалды. Конкурс җиңүчеләре арасында шактый өлешне – район халкы алып тора. Алар – Иске Тимошкино мәктәбе укучылары Василиса Константинова, Святослав Ефимов, Яна Пилайкина, Дмитрий Бульбов, Яңа Тимошкино мәктәбеннән – Алексей Павлов, Иске Үзи мәктәбеннән – Тимофей Семенов һәм Анастасия Трофимова, Савгач мәктәбеннән – Евгения Николаева. Өлкән катнашучылар арасында Сергей Уланов – җиңүчеләр исәбенә керде. Һәр призер оештыручылардан Рәхмәт хаты һәм бүләк алды. Призерлар залның көчле алкышлары астында сәхнәдән китәр алдыннан, онлайн-конкурста чыгыш ясаган шигырьләрен укыдылар.

–Шелебиның кече ватанында күпме иҗади шәхес, талант үсә. Бу якташ- шагыйрьнең хәер-фатихасы түгелме? – дип билгеләп үттеләр кунаклар.

Бу кичтә Беловка мәдәният йортында күңел күтәренкелеге, шатлыклы очрашу мохите хөкем сөрде. Николай Полоруссовның оныгы Вера Шаронова, туганы Нина Кожеманова бабаларын хөрмәтләп искә алганнары өчен тантанада катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Кунаклар арасында шулай ук безнең якташлар – республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә танылырга өлгергән язучылар, шагыйрьләр дә бар иде. Болар ЧР Профессиональ язучылар берлеге әгъзалары Ефимов Анатолий Дмитриевич (Анатолий Хмыт), Левуков Владимир, Ульян өлкәсеннән язучы-журналист Алена Селиванова. Алар авыл китапханәсенә үзләренең китапларын, җыентыкларын бүләк иттеләр. Владимир Левуков Беловка сәхнәсендә югары бүләккә – Чуаш Республикасы төзелүгә 100 ел медаленә лаек булды.

Авыл мәдәният йортында узган кичәдә якташ-шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, җырладылар, шулай ук чуаш телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча актуаль проблемаларны күтәрделәр. Бу проблеманың мөмкин булган чишелешләренең берсе – туган телдә бай әдәби фонд. Бу уңайдан Чуашстан кунаклары авыл китапханәсенә һәм үзәк китапханәгә бүләккә чуаш авторларының 80нән артык китабын алып килгәннәр, шуның 16 экземпляры балалар өчен, хәзер аларны бик теләп, кызыксынып укыйлар. Полоруссов-Шелебиның «Ача-пӑча сӑввисем», «Тискер кайăксем», «Ылтӑн çуркунне» басмалары Беловка авыл китапханәсе өчен кыйммәтле бүләк булды. Хтта дистәләгән еллар үткәч тә якташ-шагыйрь үзенең шигырьләрендә кече ватанына дан җырлый дигән сүз.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев