Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беловка авылына нигез салынуга 100 ел тулды

Районда истәлекле вакыйга – Беловка авылының бер гасырлык юбилее булып узды.

Тикшеренүче һәм туган якны өйрәнүче Владимир Чураков тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы Дәүләт архивы документларыннан: «По заявлению граждан деревни Новое Узеево о добровольном создании Чувашского выселка в пределах Кутушской волости Чистопольского кантона Татарской республики на надельной земле Ново-Узеевского сельского общества по смежности с землями Старо-Тимошкинского общества и землями бывшего помещика Апанаева от 20 января 1921 года; подневного протокола землемера Земельно-технического подотдела Центрального отдела Наркомзема Татарской АССР А.Шурагина по внутри волостной разверстки земель Кутушской волости от 23 августа 1921 года об отводе земель деревне Новое Узеево и разделение ее на три части и окончательного протокола от 15 января 1922 года был образован Беловский выселок из д.Новое Узеево на 644 едока». «Чувашский выселок назвали в честь организатора и уполномоченного выселок Ивана Ивановича Белова,25.07.1884 г.р., уроженца д.Новое Узеево Кутушской волости Чистопольского уезда Казанской губернии».

Авыл халкы мәдәният йорты территориясенә җыелды, Беловкада туып-үскән, бүгенге көндә төрле төбәкләрдә яшәүче бихисап кунаклар, авылдашлары белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга кайткан иде. Оештыручылар тырышканнар – чара югары дәрәҗәдә узды, бәйрәмдә катнашучыларда онытылмаслык хис-кичерешләр калдырды. Авыл үзешчәннәре кызыклы мәдәни программа белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмне үткәрү өчен авыл мәдәният йорты территориясендә сәхнә, тантана атрибутлары белән мәйдан төзелгән. Биредә чын тарихи почмак – авылның үткәне һәм бүгенгесе турындагы фотолар урын алган. Бәйрәм әләмен күтәрү хокукына авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары Геннадий Селиванов һәм Илья Кожеманов лаек булды.

Җыелучыларны Беловка авылының гасырлык юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов чын күңелдән котлады.

– Авылның 100 еллыгы бик зур вакыт, – дип ассызыклады ул. – Сез 21 елда бу җирлеккә күчеп яши башлаган кешеләрнең нәсел дәвамчылары. 21 елда алар үз хыялларын тормышка ашыра алганнар. Безгә дә авылны саклап калырга, аны төзекләндерергә һәм үстерергә, дәүләт программаларына кушылырга кирәк.

Район җитәкчесе Сергей Улановка, Илья Кожемановка, Петр Алексеевка район Советы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЧММҮнең район оешмасы рәисе Роза Чентаева, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов халык алдында чыгыш ясадылар. Сергей Уланов, туган якны өйрәнүче Владимир Чураков, язучылар, шагыйрьләр Владимир Левуков, Валерий Мартынов, Самарадан Беловка авылына нигез салучының оныгы Тамара Вересова авыл халкы һәм авылдан чыккан кешеләр адресына бик күп җылы сүзләр, теләкләр әйттеләр. Тамара Андреева һәм башлангыч мәктәп укытучылары Елена Кожеманова, Татьяна Бульбова җитәкчелегендәге үзешчән коллектив авыл тарихы турында театральләштерелгән тамаша белән матур концерт программасы әзерләделәр. Балалар коллективы чыгышы тамашачыларга зур шатлык китерде.

Иске Үзи авылында яшәүче Василий Майоров Беловканың 100 еллыгына махсус үзе иҗат иткән «Таван ял» җырын бүләк итте. Бу көнне бер генә кеше дә игътибарсыз, бүләксез калмады. Авылның иң озын гомерле кешесен – 93 яшьлек Зинаида Ивановна Селиванованы, шулай ук тыл хезмәтчәннәре Анисия Шадринаны, Ольга Максимованы, Юрий Фроловны, авылның иң яшь кешесе, бер айлык – Арсений Статинның әти-әнисен, төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында күптапкыр җиңү яулаган: Алексей Бульбовны, Алексей Павловны, Леонид Константиновны, Дмитрий Бульбовны, Матвей Фоминаны, Камилла Дмитриеваны, Святослав Ефимовны, Василиса Константинованы, Егор Евлампьевны һәм аларның тренерлары Владимир Кожемановны, Анатолий Бульбовны, «Чаваш пики-2021» конкурсы җиңүчесе Алена Бульбованы хөрмәтләделәр. Быел армиягә китүче солдатлар: Дмитрий Кожеманов, Дмитрий Павлов һәм Андрйя Давыдов, чыгарылыш сыйныф укучылары: Алевтина Полорусова, Леонид Константинов та игътибарсыз калмадылар. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә иганәче ярдәме күрсәтүчеләр: Алексей Питимировка, Виталий Андреевка, Валерий Буяновка, Светлана Александровага, Петр Ефимовка, Владимир Шадринга, Алексей Максимовка, Александр Пименовка, Анатолий Бульбовка, Сергей Жирновка, Федор Евлампьевка, Владимир Давыдовка, Галина Константиновага, Владимир Наумовка чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Бу көн онытылмаслык булды. Традицион ботка белән табын, уеннар һәм конкурслар, төрле дистанцияләргә җиңелатлетчылар кроссы. Авыл бәйрәмендә проблемалар турында да сөйләштеләр – бу кибеп баручы күл, юлларга һәм җәй көне эчә торган суга бәйле кыенлыклар.

– Әмма без бергәләп барысына да ирешәчәкбез, – дигән йомгак ясалды сөйләшүгә.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев