Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгечләрне укыткан өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 30% компенсациялиләр һәм студентларга практика уздырган өчен чыгымнарның 30%ын кайтаралар

24 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.

Киңәшмәдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,  министр  урынбасары Олег Земсков, Казан дәүләт аграр  университеты   ректоры Айрат Вәлиев, Казан  дәүләт  ветеринария  медицинасы  академиясенең фәнни эш  буенча     проректоры   Таһир Әхмәтов һәм  башка  җаваплы  затлар  катнашты. 

Оксана Лут,   2019 елның  31  маенда Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» дәүләт  программасын кабул  итте,  дип,  сөйли  башлады.  

«Халыкны  эш  белән  тәэмин  итүгә  булышу»  Дәүләт  программасының  төп  блокларыннан  берсе,   ул предприятиедән  түләүле  укучы  студентлар  өчен  эш  бирүчеләрнең  чыгымнарын  30% субсидиялүне,  шулай  ук  студентлар  практика уза  торган  предприятиегә  чыгымнарының   30%ын  кайтаруны  күздә тота.

«Безнең  бурыч – программа кысаларында  тармак  белгечләрен  укытуга  ярдәм  итү», - диде  Оксана Лут. Төбәкләр сорауларына  җавап  биреп,  министр урынбасары, программада   көндезге укулар һәм  читтән  торып  укулар  арасында  чикләүләр юк,  шулай  ук  түләүләр студентның  беренче  яисә  икенче  югары  белем  алуына бәйле  түгел.  

Киңәшмә  барышында  югары  уку  йортлары  алдына бурыч  куелды:   халыкны  эш  белән  тәэмин  итүгә  булышу буенча  программаны  популярлаштыру  һәм  аның  үзенчәлекләрен  аңлату  өчен  мобиль студент   бригадаларын  оештырырга.   Шулай  ук  уку  йортларына  бу  программа  буенча  эшләргә  әзер  булган  потенциаль эш  бирүчеләрнең  мониторингын   уздырырга һәм  яшь белгечләрне  укыту  һәм  эшкә  урнаштыру  мөмкинлеге  буенча  төбәкләрнең  мөмкинлеген  анализларга  кирәк  булачак. 

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев