Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгечләр ял атнасы өчен тулы хезмәт хакы түләнергә тиеш булуын әйтте

Яллар 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Эш бирүче оешма ял атнасы өчен тулы хезмәт хакы түләмәгән очракта, хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта Федерация Советының бюджет һәм финанс базарлары буенча комитет башлыгының беренче урынбасары Елена Перминова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Хәзер түләүле ял атнасы игълан ителде. Әгәр дә ул (эш бирүче) намуссыз икән, беренче чиратта хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак», — дип сөйләде ул «Говорит Москва» радиостанциясенә.

Конфликтларны хәл итү өчен президент указы һәм Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының аңлатма документы хокукый нигез булачак, дип өстәде сенатор.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев