Белгечләр суда иминлек кагыйдәләрен искәртте
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә.
Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга ярый. Әгәр сезне көчле агым алып китә башласа, агым буенча йөзәргә кирәк, югыйсә, ярга җиткәнче, хәл бетәргә мөмкин.
- Сал, баржа яки пристань астына эләксәгез, күзегезне ачыгыз, тирә якка күз салыгыз һәм яктылыкка таба йөзегез.
- Арыганны сизгәч, югалып калмагыз, тыныч суларга тырышыгыз. Ял итү өчен, аркага ятып, җиңелчә генә ишеп һәм аяклар ярдәмендә үзегезне су өслегендә тотып калыгыз.
- Суда озак булмагыз — бу туңуга, көзән җыеруга китерергә мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев