Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгечләр сәламәтлек өчен иң зыянлы булган азык-төлекне атады

Бүгенге көндә, сәламәт туклануны популярлаштыруга да карамастан, статистика элеккечә кала, дип искәртте Дмитрий Карпенко.

Эшкәртелгән ит продуктлары, камыр ризыклары, кондитер һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, татлы алкогольсез эчемлекләр, майлы сөт продуктлары, еш кулланган очракта, сәламәтлек өчен куркыныч.

Н. И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты дәвалау факультетының поликлиника терапиясе кафедрасы доценты, терапевт, гастроэнтеролог Дмитрий Карпенко «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Артыгын ашамаганда алар «шартлы рәвештә зыянлы» дип санала, диде ул.

«Бүгенге көндә, сәламәт туклануны популярлаштыруга да карамастан, статистика элеккечә кала: туклану дисбалансы май (аеруча туендырылган һәм трансмайлар хисабына), шикәр кушылган ризыклар, аш тозын — кирәгеннән артык, ә политуендырылмаган майлар, клетчатка, витаминнар һәм минералларны җитәрлек күләмдә кулланмау белән билгеләнә», — дип өстәде Карпенко.

Табиб билгеләп үткәнчә, аларны чамадан тыш кулланган очракта шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары (инфаркт, инсульт һ.б.) барлыкка килү куркынычы арта, шулай ук әлеге ризыклар ашказаны-эчәклек функциясе бозылуга китерә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X