Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгечләр күп тапкыр кулланыла торган битлекне юарга кирәклеген искә төшерде

Саклау чараларын кайнар суда сабын белән яки кер юу машинасында юарга мөмкин.

Күп тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен даими рәвештә юарга кирәк. Моңа Америка табиблары игътибар иткән, дип яза MedicalXpress басмасына сылтама белән «Известия» газетасы.

Бирмингем шәфкать туташлары мәктәбендә Алабама университетының ассистент-профессоры Пенни Уоттс тукыма битлекләрне һәр кулланылыштан соң юарга киңәш итә. Аны кайнар суда сабын белән яки кер юу машинасында юарга мөмкин.

Битлекне югач киптерергә кирәк, өстәвенә, моның өчен кайнар һава агымын куллану яхшырак. Битлектә авыру тудыручы бактерияләр һәм вируслар тупланмасын өчен, герметик пакетка салып куярга кирәк.

Белгечләр бәяләвенчә, киҗе-мамык тукымадан тегелгән битлекләр инфекция таралуга аеруча комачаулый, аларны иске футболкадан яки банданнан ясарга мөмкин. Шәхси саклык чаралары җитмәү вазгыятен булдырмас өчен, югары класслы саклау үзлегенә ия медицина битлекләрен кулланырга киңәш ителми.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев