Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгечләр: Коллектив иммунитет булмаса, коронавирус тизрәк таралуы ихтимал

Коронавирустан вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелә.

Россиядә коронавирустан прививка ясаучылар аз, авырудан соң калган антитәнчекләре булган кешеләр саны күп түгел. Халыкта җитәрлек күләмдә коллектив иммунитет булдырылмаса, вирус тагын да тизрәк таралырга мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Вакцинация узучылар аз. Коронавиурс белән авырганнан соң антитәнчекләре булган кешеләр күп түгел… Бу вирусның тагын да тизрәк һәм җиңелрәк таралуына китерергә мөмкин», — диде Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының геномика һәм геном технологияләр төркеме җитәкчесе Анна Сперанская.

Ул аңлатканча, бу вазгыятьтә бердәнбер котылу юлы — «вирусның яңа формалары тиз тарала алмасын өчен, җитәрлек күләмдә халыкны вакцинацияләү».

Коронавирустан вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелә. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев