Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгечләр күбәйде

Аксубай универсаль технологияләр техникумында чыгарылыш кичәсе узды.

100гә якын чыгарылыш укучылары “хезмәт тормышына юллама“ алды. Һәм район башлыгы Камил Гилманов ассызыклавынча, болар авылда иң кирәкле һөнәрләр – механизаторлар, эретеп ябыштыручылар, “коммерция“ һәм “автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт“ белгечлекләре.

40 елдан артык тарихы дәверендә техникум авыл өчен мең белгеч әзерләде. Һәм күп кенә җитәкчеләр дә нәкъ менә универсаль технологияләр техникумында белем алган.

– Бүген сез мөһим адым ясаячаксыз, – дип белдерде Камил Гилманов. – Техникум сезгә кирәкле белемнәр бирде. Мин укытучыларга, осталарга һәм техникум җитәкчелегенә укыту һәм тәрбия өчен яхшы шартлар булдырулары өчен рәхмәт белдерәм. Укучыларга тормышта үз юлларын табуларын телим. Районда яшьләргә ярдәм күрсәтү буенча күп программалар эшли. Авыл хуҗалыгы, икътисад үсеш ала. Сез дә район үсешенә үз өлешегезне кертерсез, дип ышанам. 

Шулай ук район башлыгы техникумда булган эстетик үзгәрешләрне дә билгеләп үтте. Ул эчке яктан да, тыштан да үзгәрә. Бинага капиталь ремонт ясалган, иртә яздан караңгы көзгә кадәр уку бинасы чәчәкләргә күмелә, кышын – әкият персонажлары белән әйләндереп алына, төннәрен иллюминация белән сөендерә. Быел тулай торакка капиталь ремонт ясау планлаштырылган.

– Хөрмәтле чыгарылыш укучылары, студентлар, укытучылар, сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәм, – дип сәламләде техникум директоры Фәрһат Аюпов. – Безнең укучылар районны төрледән-төрле тармакларда данлыйлар. Район башлыгы Камил Гилмановка ярдәме өчен рәхмәт. Ә укучыларга – хәерле юл!

Директор, дипломнар тапшырып, һәр укучыга “уку отличнигы, иҗтимаги тормыш активисты, искиткеч спортчы“ белән хушлашуының кызганычлы булуын белдереп, җылы сүзләрен белдерде. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Кооператив институт вәкилләре, техникум укытучылары, ата-аналар котладылар һәм хәер-фатихаларын бирделәр. Студентлар якты концерт программасын тәкъдим иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев