Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгечләр илдә автомобильләргә бәя кискен артуын фаразлый

Россиядә автомобильләргә ихтыяҗ 300 процентка диярлек арткан.

Ихтыяҗ зур булып калган очракта, Россия автобазарындагы кытлык машиналарның 15 процентка кадәр кыйммәтләнүенә китерергә мөмкин. Бу турыда «Автостат» агентлыгы генераль директоры Сергей Целиков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Европа бизнесы ассоциациясендә хәбәр итүләренчә, Россиядә автомобильләргә ихтыяҗ 300 процентка диярлек арткан, бу күзәтүләр тарихында рекордлы сан булган.

Агымдагы елның апрелендә узган елның шул ае белән чагыштырганда, 113 042 автомобильгә күбрәк сатылган. Узган ел автосалоннар пандемия аркасында ябылган иде. Ул вакытта 38 922 автомобиль сатылган.

Элегрәк «Оками» компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Олег Мосеев кайбер модельләр һәм комплектация проблемасы булу сәбәпле, яңа автомобиль сатып алырган ашыгырга киңәш итте, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев