Аксубаево
  • Рус Тат
  • Белгеч пенсия алды яшендәгеләргә салымда экономия ясарга өйрәтте

    Пенсионерлар өчен дәүләт ярдәме салым ташламаларына да кагыла.

    Алар аңа элеккеге пенсия яшенә - хатын-кызлар 55 яшь һәм ир-атлар 60 яшькә җиткәннән соң хокуклы була. Ташламадан файдалану өчен салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда РИА Новости яза.

    «Прайм» агентлыгына «Будущее« коммерцияле булмаган пенсия фонды генераль директоры Светлана Касина сөйләгәнчә, федераль ташламаларга пенсия яше алдында торучыларны һәр категориядәге күчемсез милек объектларының берсенә милек салымыннан азат итү керә. Ул - торак йорт, гараж, фатир, машина урыны, 50 кв. метрга кадәрге мәйданлы хуҗалык корылмалары.

    Төбәк ташламаларына транспорт салымы буенча ташлама яки түбән ставка керә. Һәр төбәктә ул аерым билгеләнә. Ташламалардан салым хезмәтенә мөрәҗәгать итеп файдаланырга мөмкин.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: