Аксубаево
  • Рус Тат
  • Белгеч: Күзлек кигән кешеләргә коронавирус сирәгрәк йога

    Даими күзлек киеп йөрүче кешеләр кулы белән күзләренә сирәгрәк кагыла, шуңа күрә инфекция йоктыру куркынычы азрак.

    Һиндстан галимнәре күзлек коронавирус таралуга каршы тора алуын исбатлаган.

    Тикшеренүчеләр ковид белән авырый торган 300дән артык пациент арасында сорауштыру үткәргән. Аларның 19 проценты даими күзлек киеп йөрүчеләр булган. Чагыштыру буенча көнгә сигез сәгать күзлек киеп йөрүчеләр инфекцияне сирәгрәк йоктыруы ачыкланган. Бу турыда The Sunday Telegraph-ка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

    Моның шулай булуына аңлатма гади — алар куллары белән күзләренә сирәк тотына һәм инфекция кертү куркынычы азрак. Уртача алганда, бер сәгатьтә кеше битенә 23 тапкыр, ә күзләренә өч тапкыр кагыла.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: