Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгеч: Ковидтан прививка ясаткач авырган очракта вакцинация туктатыла

Ковидка каршы «Спутник V» препараты ике фазада, аларның арасы 21 көн тәшкил итә.

Коронавируска каршы «Спутник V» препараты белән вакцина ясатканда, ОРВИ белән авырып киткән очракта, вакцинацияне туктатып торырга кирәк булачак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

Коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән «Спутник V» препараты ике фазада кулланыла. Фазалар арасы 21 көн тәшкил итә.

«Авырып киткән очракта вакцинация туктатыла, пациентны төп авырудан дәваларга кирәк була» — диде ул.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, вакцина ясатканнан соң да саклану чараларын куллану мөһим.

«Вакцинациягә кадәр һәм аннан соң да шәхси саклану чаралары турында онытырга ярамый. Вакцинация ясаттың да, битлек кими башладың түгел. Иммунитет икенче прививкадан соң ике-өч атна узгач кына барлыкка килә. Вакцинациядән соң бөтенләй авыртмыйсыз дигән сүз түгел, аннан соң да авыртырга мөмкин, ләкин җиңел формада», — дип сөйләде Любовь Авдонина.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев