Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белем сакчысы

2 нче Аксубай мәктәбенең тарих укытучысы Геннадий Горбунов «Ел укытучысы – 2021» бәйгесендә махсус номинациядә билгеләп үтелде.

Быел «Ел укытучысы» республика бәйгесендә 152 укытучы катнашты. Безнең районны ике мөгаллим – тарих укытучысы Геннадий Горбунов һәм физик культура укытучысы Алмаз Шәрәфетдинов тәкъдим итте. Зональ этап финалчылары башка районнар укытучылары белән беррәттән Казанның ике белем бирү учреждениесендә узган «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә көч сынаштылар.

Бәйге сынаулары берничә көн дәвамында барды. Катнашучылар ачык дәресләр бирделәр, сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, мәртәбәле жюрига үзләренең методик материалларын, эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Сынау нәтиҗәләре буенча иң күп баллны 15 иң яхшы педагог – «Ел укытучысы», 10 мөгаллим «Педагогик дебют» номинацияләрендә җыйды. Кызганычка каршы, Алмаз Шәрәфетдинов бу этапны уза алмады. Шуңа да карамастан, яшь педагог үзе билгеләп үткәнчә, ул зур тәҗрибә туплаган һәм үзе өчен тагын нәрсәләргә ирешергә кирәклеген билгеләгән. Геннадий Горбунов, киресенчә, иң яхшылар исәбенә керә алган. Ул бәйгенең махсус «Белем сакчысы» номинациясендә билгеләп үтелде.

Тарих укытучысы Геннадий Валерьевич мәгариф өлкәсендә 20 ел эшли инде. Ул үз фәнен бик яхшы белә. Аның укучылары олимпиадаларда, интеллектуаль бәйгеләрдә күп мәртәбә җиңүләргә ирештеләр. Ул үзе дә укучыларыннан калышмый: төрле ярышларда актив катнаша, төрле яклап үсеш белән шөгыльләнә.

– Бәйгедә җиңү – ул күпьеллык хезмәт өчен үзенә күрә рәхмәт. Миңа якыннарым, хезмәттәшләрем, остазларым зур ярдәм күрсәтәләр. Мин үз укучыларымның мәхәббәтен бәялим. Алар миңа дөрес һөнәр сайлавымны көннән-көн дәлилләп торалар, – ди укытучы.

 

Фото: Геннадий Горбунов һәм Алмаз Шәрәфетдиновның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X