Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белем көне: мәктәпкәяхшы кәеф белән

Район мәктәпләрендә яңа уку елына старт бирелде.

1 сентябрь көнне Аксубай мәктәп парталарына 2760 укучы утырды. Шуларның 252се беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Мәктәпне тәмамлаган балалар алдында универсаль технологияләр техникумы да ишекләрен ачты. Биредә 7 белгечлек буенча 300 дән артык студент белем ала.

Укучыларны һәм студентларны район башлыгы Камил Гилманов, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, мәгариф бүлеге начальнигы Рәмзия Зәйдуллина, мәктәп директорлары һәм күп кенә ведомстволар җитәкчеләре җылы котладылар. Зур мәктәпләрдә традицион линейкага 1, 9, 11 сыйныф укучылары, ата-аналар һәм педагоглар гына кертелгән иде. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чаралар чикләү чараларын үтәү белән узды.

Беренче котлаулар һәм теләкләр 3 нче мәктәптә яңгырады. - Районның киләчәге-балалар кулында. Нәкъ менә шуңа күрә районның яшь кешеләре сыйфатлы белем алсын, үзләренең кече ватаннарына лаеклы кешеләр булсын өчен мөһим. Бу көнне барыгызга да нык сәламәтлек, балаларга – укуларында уңышлар, ата – аналарга – сабырлык, ә педагоглар коллективына – энергия, зирәклек телим, - дип котлады Камил Гилманов. Уку елы башлану белән спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов та котлады. Бигрәк тә 2 нче мәктәп укучылары һәм әлеге белем бирү учреждениесенең педагогик коллективы адресына җылы сүзләр яңгырады. Билгеле булганча, ул әлеге мәктәпне тәмамлаган.

– Районның чәчәк атуы өчен шартлар тудыру, көндәшлеккә сәләтле кадрлар, кандидатлар үстерү өчен күп эшләр эшләнә. Районнын матурлыгы һәм үсүе куандыра. Бүген мәктәп бусагасын атлап кергән балалар лаеклы алмаш булыр, районыбыз хакына эшләр дип өметләнәм, – дип ассызыклады Спорт министры урынбасары. Бүген беренче кыңгырау районның барлык мәктәпләрендә дә яңгырады. Беренче сыйныф укучылары өчен Белем көне яңа ачышлар дөньясына ишекләрен ачты, ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу ел һөнәр сайлауда һәм алга таба тормыш юлын сайлауда хәлиткеч булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев