Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы йөз процент тәшкил итә

Районның барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары автомат янгын сигналлары белән җиһазландырылган.

Димәк, янгын чыккан очракта, янгын сүндерү часте пультына сигнал, шулай ук ашыгыч чакыру төймәләре белән хәбәр итү дә.

Моны Аксубай районының барлык белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул иткәндә районара күзәтчелек эшчәнлеге тикшерүе күрсәтте. Тик балаларга һәм яшьләргә янгын куркынычсызлыгы тәрбиясе бирү шулай ук мөһим булып кала.

– Статистика буенча янгыннарның 70 процентка якыны гражданнарның ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Ә һәр 14 нче янгын – балаларның ут белән шаяруы сәбәпле, - дип сөйли Аксубай һәм Нурлат районнары буенча МОНД һәм янгын часте инспекторы Таһир Шәйхетдинов. – Янгын куркынычсызлыгы проблемаларын хәл итү күп очракта гади янгын иминлеге кагыйдәләрен белүгә һәм янгын чыккан очракта дөрес эш итә белүгә бәйле. Булачак инженерларның, эшмәкәрләрнең, эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең балалар һәм яшүсмерләр елларыннан ук производствода да, көнкүрештә дә янгынга каршы үз-үзләрен тотышына ныклы нигез салынырга тиеш.

1 сентябрьдән районның барлык мәктәпләрендә ведомство укучылар арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барачак. Аның максаты – балаларны гади янгын иминлеге кагыйдәләренә, янгыннарны кисәтү чараларына һәм янып китү очраклары, башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес чаралар куллана белергә өйрәтү, кешеләр гомерен, матди һәм рухи байлыкларны саклап калу өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Уку елы дәвамында укучыларны янгын частьләренә экскурсияләргә чакырачаклар. Барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә «Балаларның ут белән шаяруы», «Мәктәптә һәм өйдә янгын чыккан очракта укучыларның эш итә белү тәртибе», «Янгын вакытында нишләргә» дигән темаларга ачык дәресләр үткәреләчәк. Аларда эвакуация элементлары эшләнә. Гадәттән тыш хәлләрдә балаларның, укытучыларның, техник персоналның үзләрен тоту кагыйдәләре буенча профилактик эш гамәлгә ашырыла. Асоциаль яшәү рәвеше алып барган уңышсыз гаиләләрдә күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары янгынга каршы аерым әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрәчәк. Балаларны яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарында һәм янгын-коткару спортында катнашуга җәлеп итү; аларда янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләренә кызыксыну уяту шулай ук мөһим бурыч булып тора.

 

Фото из архива МОНД и ПР по Аксубаевскому и Нурлатскому районам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев