Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Телешева район җитәкчелеге исеменнән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаулар кабул итте

    Район башлыгы Камил Гилманов районның Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны Нина Телешеваны Халыкара хатын-кызлар көне белән җылы котлады.

    Район җитәкчелеге күңелле вакыйгалар – истәлекле даталар белән котлау, бүләкләр тапшыру өчен Телешевлар йортында еш була. Һәр очрашу истәлекле һәм күңелдә матур эзләр калдыра. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан да район башлыгы Камил Гилманов Нина Александровна янында булды. Ул чын күңелдән ветеранны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды.

    – Сезне сәламәт һәм күтәренке рухта күрүемә бик шатмын, – диде ул. – Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, яз кәефе телим.

    Фронтовикны бәйрәм белән мәдәният бүлеге мөдире Алексей Тимирясов та тәбрикләде, озак елларга сәламәтлек һәм иминлек теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: