Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бөек Җиңүнең 74 еллыгына алмагачлар утыртылды

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Иске Үзи мәктәбендә, 40 алмагач үсентесе утыртып, Хәтер Аллеясы булдырдылар.

    Һәлак булганнар истәлегенә лаеклы булыйк

     Шундый мөһим вакыйга алдыннан мәктәпнең актлар залында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугыш геройларына хөрмәт йөзеннән тантаналы чара узды. Әлеге чара яшь буынга сугыш солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәре батырлыгы аркасында тыныч тормышта яшәвебезне искә төшерү максатыннан оештырылды.Чарада Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округының патриотик тәрбия бирү буенча өлкән инспекторы, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, мәгариф бүлеге вәкилләре, сугыш чоры балалары катнашты.

    – Без сугыш кырларында Җиңү бәрабәренә  башларын салган бабаларыбызны искә алырга һәм  истә тотарга тиеш, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Любовь Гаврилова. – Истәлекле көн алдыннан  совет халкының, якташларыбызның батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан мәктәп территориясендә алмагач бакчасына нигез салачакбыз.

    Укучылар алдында генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында Бөек Ватан сугышы вакытында халыкның героик батырлыгы, генерал булуның катлаулы стезасы турында искә төшереп үтте.

    – Һичшиксез, патриотлар булып тумыйлар. Бары тик Ватан патриотлары гына, үз халкының, Ватаныбызның иминлеге өчен батырлыклар кыла ала, – дип нәтиҗә ясады генерал-майор. Һәр солдат Ватаныбыз өчен, безнең киләчәгебез өчен, Җиңү өчен батырлык  кылган. Мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр. Алар шигырьләр сөйләделәр, сугыш чоры җырларын җырладылар.

    Мәктәп патриотлар үстерә

    Иске Үзи мәктәбенең педагог-оештыручысы, ТИН укытучысы Николай Львов мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбиянең ничек оештырылуы турында сөйләде. Мәктәп берьюлы берничә төрле юнәлеш буенча эшли, шуларның өчесе өстенлекле юнәлешләр өчен  бүлеп бирелгән. Беренчесе – балаларны халыкның хәрби традицияләрендә һәм кораллы көчләрендә тәрбияләү.

    Бу, барыннан да элек, ел саен Җиңү көнендә оештырыла торган Хәтер вахтасы: мактаулы каравыл, Үлемсез полк һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү. Кызганычка каршы, быел, Ватанны саклаучылар көнендә, авыл, сугышның соңгы ветераны Петр Гаврилов белән хушлашты.

    Икенче юнәлеш - «Алга, яшь армиячеләр!». Бу юнәлеш - хәрби спорт уеннарын оештыруны һәм үткәрүне үз эченә ала. 2015 елдан башлап мәктәптә Яшь армия хәрәкәте эшли, мәктәп укучылары ел саен район ярышларында катнашалар һәм аерым номинацияләрдә, гомумкоманда зачетында призлы урыннар алалар. Хәрби - патриотик тәрбия бирү буенча башка чараларда да, шул исәптән хәрби - кыр җыеннарында да катнашалар. 

    Өченче юнәлеш булып мәктәп укучылары һәм төрле буын солдатлары   арасындагы үзара бәйләнеш тора. Мәктәптә Россия Армиясе сафларында хезмәт иткән сугышчы - интернационалистлар, хәрби-контрактчылар, вакытлы хезмәт солдатлары белән очрашулар оештыралар. Кунаклар өчен, Борис Захаров җитәкләгән, мәктәпнең тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.Музейда авыл тарихы, Бөек Ватан сугышы ветераннары, шулай ук сугышчы-интернационалистларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында зур материал тупланган. Хәрби-патриотик тәрбия мәктәптә һәм техник иҗат аша да  оештырылган.

    – 2014 елда мәктәп хәрби-кыр җыеннарына әзерләнгәндә без унынчы сыйныф укучылары белән ППШ корал макетларын әзерләргә булдык. Балалар шулкадәр мавыгып китте, алар хәтта минем янга һәр тәнәфестә  йөгереп килә иделәр. Миндә Бөек Ватан сугышы вакытында корал һәм техника әзерләү буенча дәрестән тыш чаралар оештыру идеясе туды, – дип уртаклашты Николай Львов. Шулай итеп музейда корал, пушкалар, хәрби самолет макетлары булган почмак барлыкка килде...

    Монда бакча булачак

    Иске Үзи мәктәбендә Хәтер аллеясына нигез салу инициаторы булып районның ДОССАФ оешмасы җитәкчесе Петр Волков тора, ул агач утырту өчен алмагачларның төрле сортларын алып кайтты.

     – Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә Хәтер бакчалары, хәтта исемле бакчалар төзү идеясе моннан  унбиш ел элек туды. Бу - киләчәк буынга тынычлык өчен гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәт итү һәм аларга  рәхмәт белдерү ысулларының берсе. Бүген алмагачлар  утыртып, җир йөзендә һәрвакыт  кояшның елмаеп торуын, тынычлык булуын  теләвебезне күрсәтәсебез килә,  – дип билгеләп үтте Петр Волков. Мәктәп укучылары  үсентеләр, көрәкләр алып, кунаклар белән бергә алмагач утыртуга керештеләр.

    – Балалар, һәр утырткан алмагачны истә калдырыгыз, аларны карагыз. Әлеге бакча сезне берләштерсен һәм сугыш кырларында һәлак булган якташларыбызның истәлеге күңелләрдә мәңге саклансын. Бу алмагачлар янына килгән саен, фронтларда һәм тылда Җиңү өчен көрәшкән бабайларны искә төшерик, – дип мөрәҗәгать итте генерал-майор.

    –  Хәтер аллеясын утырту  өчен безнең уку йорты сайлануы  горурлык һәм  зур җаваплылык китерә. Кырык төп үсентенең һәркайсы тамыр җәеп, дүрт-биш елдан соң җиләк-җимеш бирсен иде. Без бакча утыртып кына калмадык – хәзер без якташларыбыз искеүзилеләр истәлеге алдында җаваплы, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Любовь Гаврилова.  Без бу бакчаны сакларга вәгъдә итәбез,алмагачларыбыз Җиңү көнендә,авыл халкын,  хәтер символы буларак ак  чәчәкләре  белән сөендерсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: