Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бөек Җиңү көненә бүләкләр

    Районда яшәүче өлкән буын вәкилләре бәйрәм көннәрендә игътибар үзәгендә булдылар.

    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннарына туксаннан артык бүләк тапшырдылар. 

    Шулай ук республикадан районга тыл хезмәтчәннәренә 435 котлау открыткасы килде. Унөч Бөек Ватан сугышы ветераны район башлыгы Камил Гилманов исеменнән бүләкләр алды. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның Хәйрия фонды Аксубай районында яшәүче унөч Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләкләр тапшырды. «Грант-Стан Групп» ИК ҖЧҖ генераль директоры Тимур Шәймиев Бөек Ватан сугышында катнашкан тугыз кешегә Җиңү көненә бүләкләр тапшырды.

    Аксубай районының өлкән буын вәкилләре адресына “Вога-Селект“ ҖЧҖ инвесторы игелекле гамәл кылды. Аксубай районының тугыз авыл җирлегенең тыл хезмәтчәннәре өчен әлеге оешма җитәкчелегеннән 146 азык-төлек җыелмасы пакеты әзерләнде. Ветераннарга бүләкләрне нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләп район җитәкчеләре, башкарма комитет структуралары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары тапшырды. Аксубайлыларның өлкән буыны вәкилләренә мондый игътибар бик күп шатлыклы, дулкынландыргыч якты мизгелләр бүләк итте.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: