Баскетбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге Аксубай районының көчле командаларын ачыклады
«Юность» спорт залында спорт мәктәбе кубогына баскетбол буенча ярышлар узды.
Баскетбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге «Наркотикларга – Юк!» акциясен үткәрүгә багышланды. Ярышларда район белем бирү учреждениеләренең 2008-2009 елларда туган алты кызлар командасы катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча Иске Ибрай мәктәбе – өченче, Иске Мокшино мәктәбе икенче урыннарны алды. Иске Үзи командасы баскетбол буенча беренчелек җиңүчесе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев