Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Баскетбол буенча бронза призер булдылар

Аксубайда 2005 елда туган һәм яшьрәк үсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышлары тәмамланды.

Район данын спорт мәктәбе тренеры Рәис Бикулов җитәкчелегендә В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе егетләре – Яругин Роман, Исламов Руслан, Камалов Марат, Абдрахманов Камил, Ефимов Даниил, Шәрәфетдинов Самат һәм 3 нче Аксубай мәктәбеннән Кәримов Руслан якладылар.

– Дүрт көн дәвамында егетләр киеренке көрәш алып бардылар. Очко туплау җиңел булмады, чөнки көндәшләр көчле иде, – дип сөйли тренер Рәис Бикулов. – Һәр ярыш – ул миңа һәм минем кул астында тәрбияләнүчеләр өчен гаять зур тәҗрибә, ирешелгән яңа максат. Турнирда авыл районнарыннан һәм шәһәрләрдән 9 команда катнашты, алар ике төркемгә бүленде. Ярышларның беренче көнендә безнең егетләр үз төркемнәрендә киеренке көрәштә Буа спортчыларына – 39:51 исәбе белән оттырдылар.

Әмма безнең спортчылар кәефләрен төшермәделәр, уен тактикасын яңадан карап, ярышларның икенче көнендә Мөслим баскетболчыларын 51:9 исәбе белән ышанычлы җиңделәр. Алдагы көндәшләр белән исәптә аерманың зур булуына карамастан, башкала баскетболчылары алдында дулкынлану сизелде. Әмма безнең егетләрнең Казан шәһәре командасына каршы уйнау батырчылыгы 67:21 исәбе белән расланды.

Шул рәвешле алар җиңүчеләр сыйфатында Зәй командасына каршы уйнадылар. Уен дәвамында киеренке көрәш барды, әмма алмашка бер төркем уенчылар белән килгән Зәй баскетболчылары җиңү яулап финалга чыктылар. Анда Буа командасын җиңеп чемпион исемен алдылар.

Өченче урын өчен көрәштә Аксубай командасына баулылылар белән очрашырга туры килде. Безнең егетләр көндәшләрен 44:40 исәбе белән җиңеп, ТР Беренчелегенең бронза призерлары булдылар. – Бу егетләрнең беренче генә җиңүе түгел. Аларның тренеры команда белән гаять зур эш алып бара, нәтиҗәдә алар зональ һәм республика уеннарында яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Рәис Морза улы тәрбияләгән спортчылар – алдагы Беренчелектә ике тапкыр чемпион булган егетләр, – дип сөйли спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов. Октябрь ахырында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 2006 елгы үсмерләр арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге ярышлары уза, аларга уңышлар телибез!
 

Фото ОДМиС архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев