Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Баскетбол буенча беренчелек

Аксубай районының 2003-2009 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында баскетбол буенча Ачык беренчелек ярышлары тәмамланды.

Ярышларда районның гомумбелем бирү мәктәпләреннән дүрт йөздән артык спортчы катнашты. Баскетбол очрашулары “Яшьлек” спорт залында узды, җиңүче титулына ия булу хокукы өчен көрәш кызу барды. Туп өчен көрәштә уенчылар еш кына тупны кочаклаган килеш идәнгә егылдылар, әмма судья сыбызгысы аларны шунда ук туктатты.

Спортчылар азартлы көрәште, мәйдан буйлап зур тизлек белән йөрделәр, боҗрага тупны күбрәк кертергә тырыштылар. Беренче көнне 2006 елда туган үсмерләр уйнады. Финал уеннарында В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе комндасы өченче урынны алды. В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе спортчылары искеильдеряклыларны 14-12 исәбе белән җиңделәр һәм үзләренең яшь категориясендә җиңү яуладылар.

2004-2005 елгы спортчылар арасындагы очрашуларда 3 нче Аксубай мәктәбе командасына тиңнәр булмады, ул Иске Мокшино мәктәбе командасын 26:25 исәбе белән җиңде. 2 нче Аксубай мәктәбе командасы өченче урынга чыкты.

2007 елгы үсмерләр арасындагы ярышларда Иске Мокшино мәктәбен 36:10 исәбе белән җиңгән Иске Ильдеряк мәктәбе беренче булды. Өченче урында район үзәгенең 3 нче мәктәбе малайлары. Районның 2008-2009 елларда туган яшь баскетболчылары зур энтузиазм булән уйнадылар. Уен нәтиҗәләре буенча 1 нче Аксубай мәктәбе малайлары өченче урынны алды. 3 нче Аксубай мәктәбе командасы искеильдеряклылар белән киеренке көрәштә беренче урынны яулады. Уен 6:3 исәбе белән тәмамланды. Кызлар командалары арасында турнир да шулай ук кызыклы, тәэсирле үтте.

2003-2005 елгы кызлар арасындагы очрашулар күпсанлы күңелле мизгелләр белән истә калды. Иске Мокшино мәктәбе баскетболчылары - беренче, 3 нче Аксубай мәктәбе кызлары – икенче, өченче урында Иске Үзи мәктәбе командасы.

2008-2009 елларда туган кызлар арасында Иске Ильдеряк мәктәбе спортчылары өченче урынны алдылар. 1 нче Аксубай мәктәбе командасы, Иске Ибрай мәктәбе командасыннан дүрт очкога өстен булып җиңүгә иреште.

2006 нчы елда туган кызлар арасындагы очрашулар  да тәэсирле булды. Иске Мокшино мәктәбе баскетболчылары финал уенында һәр матч барышын күзәтте һәм 30:6 исәбе белән кубок иясе булды. Алар Аксубайның 3 нче мәктәбе кызларын һәм өченче урын өчен көрәштә Иске Ильдеряк мәктәбе командасын 10:2 исәбе белән җиңгән Иске Ибрай командасын да артта калдырдылар.

Соңгы 2007 елда туган кызлар командалары арасындагы очрашуларда беренче урынны, Аксубай 3 нче мәктәбе командасын 18:4 исәбе белән җиңеп, Иске Мокшино мәктәбе алды. Өченче урында Иске Үзи мәктәбе командасы. Призлы урыннарны алган барлык командалар да дипломнар белән бүләкләнделәр, һәр яшь категориясендә җиңүче командалар спорт мәктәбе кубогы ияләре булдылар.

– Тормышта да, спортта да җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Иң мөһиме аларны дөрес кабул итә белергә кирәк, – дип чыгыш ясады спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов, ярышларга йомгак ясап. – Уен тактикасын аңларга, команда уенчылары арасындагы бердәмлекне һәм үзара аңлашуны бәяләргә, үзеңнең хаталарыңны табарга һәм, киләсе ярышларда катнашып, бөтен осталыгыңны куеп җиңүгә ирешергә.

Шулай ук ул үз чыгышында Иске Мокшино мәктәбенең баскетбол буенча яшь тренеры Алмаз Шәрәфетдинов эшен аерым билгеләп үтте. Чөнки катнашучы һәр команда җиңүче титулына ия булды, димәк баскетболчыларны әзерләү югары дәрәҗәдә алып барыла.

Шәрәфетдинов Алмаз Газиз улы – В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган. Мәктәптә укыганда Аксубай спорт мәктәбендә спорт белән актив шөгыльләнгән, җиңел атлетика һәм баскетбол буенча район һәм республика ярышларында катнашкан. Идел буе спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп, туган мәтәбенә физкультура укытучысы булып эшкә кайткан. Ул шулай ук баскетбол буенча спорт мәктәбе тренеры да.

– Бу кызларның минем остазлык астында беренче ярышлары. Әмма алар алдында максимумга таяну һәм тренировкаларда ничек катгый шөгыльләнәбез, шундый уен күрсәтү бурычы кискен торды, – ди Алмаз. – Ә бу җиңүләр – үз укучысының, баласының спорт омтылышларына ярдәм итүче командалар, мәктәплбәр, авыл һәм һәр гаилә җиңүләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев