Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгән, җиде кеше зыян күргән
Уфа-Янаул юлының 88 километрында Skoda Fabia һәм Volkswagen Polo бәрелешкән.
Кичә Башкортстанда булган юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгән, җиде кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Башкортстанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, кичке сәгать җиделәр тирәсендә Уфа-Янаул юлының 88 километрында Skoda Fabia һәм Volkswagen Polo бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 11 яшьлек пассажир хастаханәдә үлгән. Volkswagen йөртүчесе һәм ике пассажир хастаханәгә салынган.
Skoda шоферы һәм пассажирлары - 3 һәм 15 яшьлек ике бала җәрәхәтләнгән. Алар барысы да хастаханәгә салынды.
Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев