Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Баш инфекционист: Имбир, сарымсак һәм лимон коронавирустан коткармаячак

Халык куллану чаралары иммунитетны ныгыта.

Яңа коронавирус инфекциясен имбир, сарымсак һәм лимон белән дәвалау мөмкин түгел. Әмма үсемлек продуктлары ярдәмендә иммунитетны ныгытырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов сөйләде.

«Коронавирус инфекциясен дәвалаганда вируска каршы препаратлар гына ярдәм итә алуын аңларга кирәк. Этиотроп тәэсирле препаратлар шулай дип атала», - диде ул.

Табиб әйткәнчә, лимон, сарымсак һәм имбир яңа авыруны дәвалау өчен кирәкле нәтиҗә бирми, әмма организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын һәм иммунитетын арттыра.

«Халык медицинасы гомуми кабул ителгән дәвалау алымнарына өстәмә рәвештә кулланылырга мөмкин һәм ул файдалы гына булачак. Әмма без авыруны дәвалаганда имбир файдаланачакбыз һәм нәтиҗәдә беркем дә авырмаячак яки авыруны җиңел формада гына уздырачак, дип әйтә алмыйбыз», — дип йомгаклады Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты.

Хәертынов сүзләренчә, витаминнар кабул иткәндә кешенең авырып китмәве яки авыруның җиңел формада узу ихтималы югарырак, тик ул организм коронавирус йоктырмаячагына йөз процент гарантия бирми.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев