Аксубаево
  • Рус Тат
  • Баш федераль инспекторда кабул итүдә

    Сишәмбе көнне Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Аксубай районында гражданнарны һәм юридик затларны кабул итте.

    Кабул итү Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм  Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе вәкилләре белән берлектә алып барылды.

    Баш федераль инспектор белән шәхсән аралашуга унбер граждан язылган.

    Гражданнарның мөрәҗәгатьләре эшмәкәрлек өлкәсендә ришвәтчелек гамәлләренә, эшләрне тәмамламаган  өчен акча түләмәүгә, җир канунына, дару препаратлары белән тәэмин ителешкә, “Хезмәт ветераны“ исемен алуга, юллар төзелешенә кагылды.

    Ренат Зәки улы район кешеләре мөрәҗәгать иткән һәр мәсьәләне шәхси контрольгә алды.

    Кабул итү соңында Ренат Тимерҗанов безнең хәбәрче белән аралашып, гражданнарны кабул итү Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында график буенча алып барылуын билгеләп үтте.

    Моннан тыш, республика министрлыклары, ведомство вәкилләре, депутатлар, юристлар һәм нотариуслар кабул итүләрне Баш федераль инспектор үзе җитәкләгән Россия Федерациясе Президентының кабул итү базасында гамәлгә ашыралар.

    Ә прокуратура һәм тикшерү комитеты җитәкчелеге шәһәр һәм районнарда гражданнар өчен күчмә кабул итүләр оештыралар. Барлык мөрәҗәгатьләр дә күз уңына алына һәм дәүләт хакимиятенең тиешле органнарына юллана. РФ һәм ТР  кануннарына нигезләнеп мөрәҗәгать итүчеләргә җаваплар күрсәтелгән срокта юлланачак.

    Ренат Тимерҗанов белән әңгәмәне гәзитнең киләсе санында укыгыз.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: