Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Барысын да сөендергән үзгәреш

Өлкән яшьтәге кешеләр өчен октябрь ае – үзенчәлекле.

Бу айда балалары, оныклары, гомере буе эшләгән оешма җитәкчеләре игътибарыннан читтә калган өлкән кеше юктыр, мөгаен. Без, техникум пенсионерлары, моны аеруча тоябыз. Техникумда, тулай торакта һәм уку йорты территориясендә булган үзгәрешләрнең шатлыгы белән уртаклашасыбыз килә. Чираттагы тапкыр килеп, без моңа гаҗәпләндек.

Администрация безнең белән экскурсия үткәрергә булды. Безне менә дигән яңа фойеда каршы алдылар, анда ишекләр автомат рәвештә ачыла, температура үлчәнә, куллар зарарсызландырыла. Уңайлы киенү-чишенү бүлмәләре, иркен якты коридорлар, идәндә келәмнәр. Дәресләр өчен уңайлы кабинетлар, өр-яңа җиһазлар. Спорт залы да үзгәртелгән, идәне махсус өслек белән каплаган . Физкультурадан соң студентлар душ кабул итә ала, шунда ук кием-салым шкафлары, сөлгеләр дә бар.

Актлар залы да танымаслык булып үзгәргән, биредә бинаны җилләтергә мөмкинлек бирә торган яңа тәрәзәләр куелган. Тулай торак та үзгәргән, ул заманча Студент йортына әверелгән. Һәр катта матур бүлмәләр, укучылар өчен душ куелган. Яшәү һәм уку һәм, әлбәттә, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Янәшәдә генә йөгерү юлы, волейбол, баскетбол өчен мәйданчык – техникумның яңа автодромы бар, анда студентлар машина йөртү күнекмәләрен үзләштерәләр.

Безнең алдыбызда чыгыш ясаганда, техникум директоры Фәрхат Аюпов әлеге үзгәрешләрнең барысы да белем дәрәҗәсенә, студентлар һәм укытучыларның осталыкларына йогынты ясамый калмас, алар зональ һәм республика ярышларында тагын да югарырак уңышларга ирешерләр, дип билгеләп үтте. Студентлар ашханәсенең тышкы һәм эчке бизәлеше дә безне бик гаҗәпләндерде. Биредә барысы да үзгәргән, без, АТУТ ветераннарына, техникумда булу бик күңелле булды. Пешекчеләр безнең өчен тәмле ризыклар әзерләделәр. Без Фәрхат Аюповка, техникум коллективына безгә карата кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез.

АТУТ ветераннары исеменнән Виталий Сулейманкин.

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X