Барысы да Уяв бәйрәменә!
Шимбә көнне озак көтеп алынган Уяв бәйрәме билгеләп үтелә.
7 июль көнне 10 сәгатькә әлеге гаҗәеп чуаш милли мәдәнияте бәйрәмендә катнашу өчен Аксубай мәйданы барысын да үзенә дәшә. Бөтен районнан үзешчән сәнгать артистлары һәм район кунаклары катнашында әйлән-бәйлән уздырылачак. Монда чуаш көнкүреше элементлары белән иске агач өйне күреп булачак. Шулай ук эшмәкәрләрнең актив катнашулары да көтелә. Оештыручылар әлегә бөтен серләрне дә ачмыйлар, әмма сюрпризлар булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев