Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Барысы да клиент хезмәтеннән башлана

Һөнәри эшчәнлекләре халыкны социаль яклау белән бәйле хезмәткәрләр үзләренең бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Социаль хезмәткәр көне Пенсия фонды Идарәсе хезмәткәрләре өчен иң мөһим даталарның берсе, чөнки аларның һәр көне пенсионерларга, инвалидларга, халыкның аз якланган катламнарына ярдәм итү, дәүләттән социаль ярдәм алуны тәэмин итүгә багышланган.

Бүгенге көндә Аксубай районы буенча Пенсия фонды идарәсендә 16 хезмәткәр эшли. Структур бүлекчәләрнең иң мөһиме-клиент хезмәте хаклы рәвештә Пенсия фондының йөзе булып санала. Район халкының социаль мәсьәләләрен хәл итү нәкъ менә шуннан башлана.

Клиент хезмәте хезмәткәрләренең оператив һәм коррект эшенә йомыш белән килүченең тулаем Пенсия фонды эшчәнлеге турындагы гомуми тәэсиренә бәйле. Көн саен аларга 100 дән артык кеше мөрәҗәгать итә, мөрәҗәгатьләр шул ук күләмдә  “Кайнар линия” телефонына да килә.Гражданнарны кабул итү уңайлы аралашу һәм мәгълүматның конфиденциальлеген саклау  максатыннан  махсус җиһазландырылган кабинетларда алып барыла.Биредә Любовь Майорова һәм Наталья Крюкова хезмәт куя.

Алар өчен эш һөнәр генә түгел, ә сәләт тә булып тора. Техник һәм вербаль якларны (клиентлар белән аралашу) тәртипкә сала белү аларның һөнәри эшчәнлегенең үзенчәлеге булып тора. Гражданнар белән эшләгәндә биләүче  вазыйфаларга гына түгел, характердагы психологик үзенчәлекләргә дә таянырга кирәк.

Чөнки еш кына авыр тормыш хәленә төшкән кешеләргә нәкъ менә мораль ярдәм кирәк. Белгечләргә төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Күпчелек мөрәҗәгать итүчеләр  якын кешесен югалткач курку, стресс халәтендә була. Бу очракта да, социаль хезмәткәр тынычландырырга һәм акыл белән эш итәргә, дөньяга позитив карашта булырга  һәм башкалар белән дә  шундый кәеф белән уртаклашырга тиеш.

2019 елның 1 мартында пенсия фондлары үзгәртеп корылды, Кама аръягы зонасы формалаштырылды, аның составына Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат һәм Спас районнары кертелде. Шулай итеп, халыкның пенсия хокукларын хәл итү мәсьәләләре буенча төп дәүләт учреждениесе

- Россия Федерациясенең Нурлат шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсе. Әлеге структур үзгәртеп корулар  карарлар кабул итү ысулларына һәм аларны чыгару срокларына берничек тә кагылмаячак, – ди клиент хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев. - Клиентлар белән бөтен эш шулай ук законда билгеләнгән срокларда, 10 эш көне дәвамында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев