Аксубаево
  • Рус Тат
  • Барысы да исән-имин кайтсын

    Тагын тугыз райондашыбыз Россия армиясе сафларын тулыландырды.

    Бүген хәрби хезмәткә чакырылучыларны республиканың җыелу пунктына икенче озату булды. Хезмәткә озату ул һәрвакыт дулкынландыргыч, моңсу һәм борчулы күренеш. Ә егетләр өчен бу бик мөһим вакыйга, хәтердә мәңге сакланачак хатирә.

    Җыелышка җибәрелгән егетләр арасында Карасудан - Илнур Вәлиуллин, Емелькинодан - Дмитрий Захаров, Иске Татар Адәмсуыннан - Илмир Галиуллин, Альберт Шебалов – Иске Ибрайдан, Владислав Ижутов һәм Илья Пикмуллин – Иске Илдеряк авыл җирлегеннән, Никита Водышев һәм Рөстәм Низамов – Аксубай егетләре. Солдатларны ата-аналары, гаилә әгъзалары, дуслары һәм район җитәкчелеге озатып калды. – Ышанам, сез, армия мәктәбен намус белән үтәрсез, - дип ассызыклады үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Камил Гилманов.

    – Мондый улларны    тәрбияләгән ата-аналарга аерым рәхмәт әйтәсе килә! Хәрби хезмәткә чакырылучыларга сәламләү сүзләре белән Үзәк хәрби округ инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин мөрәҗәгать итте.

    Армиягә киткән егетләрнең барысы да һөнәр алырга өлгергәннәр һәм инде эш тәҗрибәсе дә туплаганнар. Бу төркемдә иң кечкенәсенә - унтугыз, иң олысына – 24 яшь. Һәркемнең үз тарихы бар. Иляшкинодан Владислав Ижутовны бөтен гаиләсе: әнисе, әтисе, абыйсы белән энесе озатып килде. Алар рәсми затларның чыгышларын зур дулкынлану белән тыңладылар һәм Владиславка горурланып карадылар.

    - Олы улыбыз ике ел элек хезмәт иткән иде, – диде Вячеслав Григорьевич. - Шуңа күрә армиядә үзеңне ничек тотарга кирәклеген Владислав белә - абыйсы үгет-нәсихәт бирде. Менә, кече малайны да үзебез белән алып килдек – солдатларны ничек озатуларын күрсен

    . Әти - әниләре сөйләгәнчә, аларның улы хезмәт итәргә теләк белән бара. Ул укып һөнәр алгач, заводта эшләгән. Армия аңа киләчәктә эшндә күтәрелер өчен кирәк.

    Иске Ильдеряк авылыннан солдатка алынучы Илья Пикмуллин әнисе юлын дәвам итәр өчен, икътисадчы белгечлеге буенча Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укыган. Аның да киләчәккә планнары якты. Ильяны озатырга, иң яхшы теләкләрне әйтергә әти-әниләре, армия сафларында хезмәт итеп кайткан абыйлары Денис һәм Валерий килгән иде. Юл алдыннан алар аңа иң изге теләкләрен җиткерделәр.


    Аксубайлы Рөстәм Низамов ике көн элек кенә Аксубай техникумында дәүләт имтиханын тапшырды һәм менә - армия. Әнисе Гөлфия Ильяс кызы, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчесе, бик борчулы күренә, әмма ул улының сынатмасына ышана, чөнки шулай тәрбияләнгән. Кече энесенә дә үрнәк алырлык кеше бар.
    Булачак солдатлар туган-тумачалары белән хушлаштылар да, хезмәткә таба юл алдылар.

    Сезнең барыгыз да имин булсын, балалар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: