Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Барлык резервларны да кулланып, нәтиҗәлелекне арттырырга

Районның терлекчелек фермаларында район, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән семинар-киңәшмәләр, хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрелә.

Киңәшмәләрнең максаты – терлекләрне ашату һәм асрауның оптималь ысулларын эзләү, малларның продуктлылыгын арттыру резервларын активлаштыру.

Терлекчеләр белән очрашулар вакытында проблемалы мәсьәләләр күтәрелә, алдагы чорга бурычлар билгеләнә.

Күчмә киңәшмә «Аксубай» агрофирмасы территориясендә узды.

«Сөнчәле» бүлекчәсендә 426 баш мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән агрофирманың савым көтүен яңарту өчен билгеләнгән бер яшьлек таналар һәм симертүдәге үгезләр. Фермада рациональ ашату, асрау өчен барлык шартлар да тудырылган. Җәйге чорда бүлектә маллар өчен сыйфатлы азыклар җитәрлек күләмдә әзерләнде. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар яшь терлекләрнең авырлыгын арттыру буенча киңәшләр бирделәр.

«Трудолюбово» бүлекчәсендә 1187 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 390ы сыерлар, 357баш савым сыерлары. Бүген монда гадәти булмаган мохит хөкем сөрә – җитештерү эшләре белән параллель рәвештә зур ремонт эшләре бара. Объектта киләчәкне күздә тотып эш алып барыла. Сөт комплексында 400 башка исәпләнгән саву залы үзгәртеп корыла. Семинарда катнашучылар эшләүче корпусларда һәм үзгәртеп кору эшләре барган биналарда булдылар, терлекчеләр белән аралаштылар.

– Яңа корпусны куллануга тапшыру белән, комплекста күп нәрсә үзгәрергә тиеш, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. – Саву залын сафка бастыру һәм терлекләрне бәйләүсез асрау системасын кертү белән эшчеләргә йөкләнеш кимиячәк, хезмәт хакы артачак.

Савым сыерларын ашату һәм асрауның алдынгы технологияләрен кертү хисабына гомуми тәүлеклек уртача савымны 8 тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла.

Күчмә киңәшмә «Карасу» бүлекчәсенең сөтчелек комплексында да узды.

Монда 946 баш мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән 611 баш савым сыеры. Киңәшмәдә катнашучылар савым сыерлары, яшь терлекләр асралган корпусларны карадылар, ферма хезмәткәрләре белән аралаштылар, бүгенге күрсәткечләр белән таныштылар. Узган елның март ае белән чагыштырганда, савымнарның арту тенденциясе күз алдында.

Ферма эшенә үткәрелгән анализдан соң, киңәшләр бирелде. Аерым алганда, монокорм әзерләгәндә рецептка таянып эш итү һәм азык компонентларын терлекләрнең яшь төркеменә туры китереп дозалау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев