Аксубаево
  • Рус Тат
  • Банк картасына акчаны кибет кассаларында салу мөмкинлеге булдырырга җыеналар

    Яңа сервис ярдәмендә кешегә картаны тулыландыру өчен банкка яки банкоматка барырга кирәкми.

    Россия Банкы кибет кассалары аша карталарны тулыландыру системасын кертү мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

    «Россия Банкы кассаларда карталарны тулыландыру сервисын еракта урнашкан һәм аз халыклы төбәкләрдә финанс мөмкинлеген арттыру күзлегеннән караганда перспективалы дип бәяли», — дип сөйләделәр Үзәк Банкта.

    Куелган бурычны хәл итү өчен вакыт кирәк булачак, һәм, бәлки, законнарда үзгәрешләр дә булыр.

    Яңа сервис ярдәмендә кешегә картаны тулыландыру өчен банкка яки банкоматка барырга кирәкми, чөнки акча күчерү операцияләрен алар якындагы кибеттә кассада үткәрә алачак.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: