Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балык тотучыларга – призлар

    Районда балык тотарга яратучы һәвәскәрләр арасында, боз тишеп, балык тоту буенча ярышлар утте. Традиция буенча бу ярышларны март аенда үткәрә иделәр. Ел саен катнашучылар саны арта бара.

    Конкрсның икенче традициясе - «Птичник» буасында үтә. Анда ир-атлар гына түгел, яшьләр, балалар, хәтта хатын-кызлар да катнаша. 

    Районда бозда ялтыравык батыргычлы кармак ярышларын Максим Сулейманкин җитәкчелегендәге аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте оештыра. Ярышларның беренче конкурсында – балык тоту өчен тишек бораулау ярышында яшь балыкчы Эдуард Антонов җиңүче дип танылды.Ярышларның төп өлеше ялтыравык батыргычлы кармак белән балык тотуга багышланган иде. 

    .- Монда тәҗрибә дә, осталык та һәрвакытта да синең дустың була алмый, - дип фикерләрен бүлеште элекке балыкчылар.

    Монда барысы да балыкның чиртүенә һәм уңышка бәйле. Һәр балыкчының диярлек балык тоту кирәк- яраклары булган сумкасы һәм поход урындыгы да бар иде.

    Сүз уңаенда, элеккеге балыкчылар әгәр кеше кышын балык тотарга карар итсә, моның өчен иң беренче теләк кирәк, аннары кибеттә балык тоту өчен  тәкъдим ителгән бөтен әйберне шунда ук сатып алырга кирәкми, дип белдерделәр. Боз астыннан балык тотканда иң мөһиме салкынга чыдамлык, чөнки бөтен кеше дә ачыклыкта, хәрәкәтсез озак вакыт салкында утырырга сәләтле түгел.

    Башта сезгә  кышкы балык тотуның вакытлыча теләкме, я булмаса хоббимы икәнен ачыкларга кирәк.Ике балыкчы Владимир Кондратьев һәм балыкчылар секциясе җитәкчесе Анатолий Калмыков ( ул кышкы балык тоту ярышларының оештыручылар рәтендә иде) районда Аксубай районы балыкчылары арасында  беренче кышкы балык тоту ярышларын 1981 нче елда Кама елгасына чыгып, Чистай районының  Булдырь күлендә үткәргәннәрен искә төшерделәр. Быел балыкчылар үзләренең кышкы балык берләшмәсендә 39нчы сезонны билгеләп үттеләр.

    Ярышларда катнашучыларны Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин сәламләде.

    - Барыгызга да уңышлы чиртүләр телим һәм бүген иң кечкенә балык тотучыга да бүләк эләгәчәк дип вәгъдә бирәм, – диде ул балыкчыларга.  Ярышның шартлары буенча, бүләк күбрәк балык тоткан өчен  генә түгел, иң зур һәм кечкенә балык тотучыга да, шулай ук өлкән һәм кече балык тотучыга каралган иде. Иң өлкән балыкчы –  Шәфигуллин ике призны-яшь буенча һәм иң зур балык тотучы буларак алды.

    Ярышларның нәтиҗәләре буенча иң яшь балыкчы Даниловны мактау кәгазьләре һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. Аерым бүләкләргә- хатын-кыз балыкчыларыбыз Раиса Маслакова һәм Римма Савельевалар лаек булды.

    Һәм менә инде 39 ел дәвамында алыштыргысыз балыкчы-балыкчыларның район секциясе җитәкчесе Анатолий Калмыков. Ярышлар учак өстендә казанда, балык тотучылар һәм җанатарлар өчен пешкән, ухадан авыз итү белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: