Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Баланда җирлегендә Троица бәйрәме

Троица бәйрәме – рус халкының иң яраткан һәм хөрмәт иткән бәйрәмнәренең берсе. Әлеге бәйрәм православия динен тотучыларның Изге Троица бәйрәме, риваятьләр, халык традицияләре белән үрелеп бара.

20 ел дәвамында Түбән Баланда авылында хор җырлары, гармун моңнары яңгырый, традицияләр саклана һәм буыннар бәйләнеше бара. Биредә әлеге шатлыклы бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелүен белеп, тирә-күрше республикалардан һәм өлкәләрдән, шул исәптән Казан, Алабуга, Самара, Рязань һәм Саратовтан туганнары һәм кунаклар килә.

- Без сезне кунакчыл Баланда җирлегендә күрүебезгә бик шат, - дип сәламләде кунакларны район мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Копанева.- Әлеге бәйрәмгә кунаклар күп килсен, туганнар белән  шатлыклы очрашулар булып торсын. Безнең Троица каенынына  тасмалар бәйләгәндә  теләгән  теләкләрегез тормышка ашсын! Һәр йортка иминлек һәм сәламәтлек телим , - диде авыл мәдәният йорты директоры Василий Воронин.

Бәйрәмгә кунаклар да,  артистлар да күп килгән иде.  Күңелле, матур җыр астында кояшны каршы алдылар һәм  җәй кызу булсын, җир җылынсын, бакчаларда уңыш  һәм кырларда икмәк өлгерсен дип теләкләр теләделәр. Җыелучылар бәйрәмнең  кояш, су һәм муллык символы, табигать белән бердәмлек билгесе булган  төп йола ризыгы -  йомырка тәбәсе белән сыйландылар. Мичтә өч төрле ярмадан май  салып пешерелгән татлы ботканы авыз иттеләр. Рус халкының яраткан эчемлекләренең берсе булган - өйдә ясалган куасны эчтеләр. Троица әйлән-бәйләнен, «Яулык» халык уенын уйнадылар.

«Калина» ансамбленең йола җыры астында кызлар каеннан такыя ясап  күлгә төшерде. Кунакларны бәйрәм белән Аксубай гыйбадәтханәсе башлыгы Александр Качаев котлады. Ул  кешеләргә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

– Бу изге бәйрәмгә ел саен килүчеләрне күрү бик күңелле һәм шатлыклы, - дип сәламләде Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев. Район җитәкчеләре, Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов һәм район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Түбән Баланда авылында яшәүчеләргә милли бәйрәмне ел саен оештырганнары өчен рәхмәт әйттеләр.

Татарстан Республикасында рус мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Валентина Башатованы, Рәиса  Воронцованы, Галина Коновалованы, Марина Башатованы Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләделәр, шулай ук Аркадий Борисовны, Людмила Ильинаны, Татьяна Воронинаны, Альбина Борисованы, Алина Малованы һәм Василий Воронинны да билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев