Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалары булган Аксубай гаиләләре түләүләр алачак

    РФ Президенты Указы нигезендә, 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр ана капиталына хокуклы булган яки хокуклы 3 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләренә һәр балага 5 мең сум түләнә.

    ТР Аксубай районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, бу акчаларны ана капиталына хокуклы булган гаиләләр генә түгел, шулай ук 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тапкан яки уллыкка яки кызлыкка алган гаиләләр дә алырга мөмкин.

    Моннан тыш, 3 яшьтән 16 яшькәчә балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Әлеге акчалар, ана капиталына хокуклы булу-булмауга бәйсез рәвештә, күрсәтелгән яшькә җиткән балалары булган гаиләләргә агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр биреләчәк. Түләүләр алу өчен гражданнар дәүләт хезмәтләре порталы аша гына мөрәҗәгать итә алалар.

    –Түләүләр алуга мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын вакытлары бар, гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, – дип билгеләп үтте клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев. – Бернинди өстәмә документлар да тәкъдим итү кирәкми. Гаризаны тутырганда мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, әйтик, счет мөрәҗәгать итүченеке булырга һәм гамәлдә булырга тиеш.

    Гаризаны шулай ук, алдан язылып, күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре аша да бирергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: