Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балаларны яклау көнендә

Аксубайда балаларны яклау көнен иң якты, иң күңелле бәйрәм буларак билгеләп үттеләр.

Кояшлы җылы көндә паркта йөзләгән мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр җыелды. Тантананы район башлыгы Камил Гилманов ачты.

–Балаларны яклау көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Республика җитәкчелеге балалар үсешенә зур игътибар бирә, – дип билгеләп үтте ул.

– Безнең районда даТатарстанда гамәлдә булган белем бирү, социаль юнәлештәге барлык программалар уңышлы эшләп килә. Районда балалар хакына хезмәт куйган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә! Ә балаларга сәламәтлек, бәхет телим!

Район җитәкчесе республика фестивальләрендә һәм конкурсларында зур уңышларга ирешкән Венера Краснова җитәкчелегендәге район мәдәният йортының «Денс тайм», балалар сәнгать мәктәбенең Римма Рыбина җитәкчелегендәге «Восторг», ”Фантазия” (Майя Макарова) бию коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Балаларны яклау көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров котлады. Ул җәмәгать тормышында актив катнашкан мәктәп активистларына Мактау кәгазьләре тапшырды.

Катнашучыларны Үзәк китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева сәламләде.Ул «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында иң актив укучы сыйныф (3 нче Аксубай мәктәбе, 4 б сыйныфы), шулай ук иң күп укучы гаиләгә (Аксубайдан  Вафиннар гаиләсе) дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Чыгышлар арасында күңелле музыка яңгырады, яшел газонда яшь биючеләр биеде. Тамашачылар аларның чыгышларын сокланып карап, алкышларга күмделәр. Шулай ук бүләкләр вакытында да дустанә алкышлар  тынмады. 

Балаларны яклау көне белән яшь буынны мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова котлады. Ул «Укучының мәдәни көндәлеге» проектының район этабы призерларына, төрле конкурсларда җиңүчеләргә, «Хәтер вахтасы»нда  катнашучыларына лаеклы бүләкләр тапшырды.

Шулай ук бәйрәм программасы кысаларында  асфальтта рәсем конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләү булды. Бу истәлекле көнне алда җәйге каникуллар вакытында балаларга янгын куркынычсызлыгы турында да искә төшерделәр.

Ял кызыклы, файдалы гына булырга тиеш түгел, ә иң мөһиме куркынычсыз шартларында да узарга тиеш. Тантанада катнашучылар район мәдәният йортына күчтеләр. Күзәтчелек эшчәнлеге муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Гафиятов балаларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искә төшерде, әлеге тема буенча мультфильм карагач, балалар аудиториясе район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка омтылды.

Малайлар һәм кызлар янгын сүндерү машинасын, чын янгын сүндерүчеләр командасын кызыксынып карадылар. Янгын сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләрнең ничек эшләве турында кызыксынып тыңладылар, шул ук вакытта кулланыла торган җиһазларны күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев