Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балаларны яклау көнендә

Район Мәдәният йорты фойесында “Бәхетле балачак“ рәсемнәр күргәзмәсе урнашты.

Анда нәни аксубайлылар бәхетле балачакны үзләре аңлаганча тәкъдим иттеләр. Балалар бакчалары тәрбиячеләре сабыйлар белән мастер-класслар үткәрделәр. Монда балалар тукымадан курчаклар, саламнан картиналар ясарга өйрәнделәр, борынгы уеннарны уйнадылар. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре кызыклы викториналар әзерләгәннәр, дөрес җаваплар өчен балалар истәлекле сувенирлар алдылар.

Асфальтта рәсемнәр бәйгесе һәм игротека уздыру планлаштырылган булса да, һава торышы программага үз төзәтмәләрен кертте. Аларны 12 июнь көнне Россия көнендә уздырачаклар.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре Станислав Зайцев һәм Алексей Тимирясов Балаларны яклау көне белән котлап, сабыйларга якты, шатлыклы, имин каникуллар теләделәр. 

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм район үзәге мәктәпләре укучылары матур концерт номеры әзерләгәннәр. Балалар сәнгать мәктәбе вокалчылары һәм биючеләренең чыгышы бәйрәм бизәгенә әверелде. Алып баручы Наталья Егорова балаларның кәефен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев