Балаларны ТР халыклары мәдәнияте белән таныштыралар
«Буратино» балалар бакчасында район башлыгы Камил Гилманов катнашында төрле милләт халыклары дуслыгына багышланган бәйрәм булды.
Бәйрәм ачык һавада башланды – район башлыгын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина озатуында Фәнис Низамов башкаруындагы татар җырлары астында балалар бакчасы территориясендә каршы алдылар.
Кунаклар укучыларның халык уеннарын нинди кызыксыну белән уйнауларын күзәттеләр, Буратино, Убырлы карчык, Карлсон, Шүрәле, Әби, Су анасы, Батыр әкият персонажлары белән таныштылар. Кунаклар ата-аналар һәм балалар белән берлектә «Туган ягым Татарстан» темасына оештырылган уртак эшләре күргәзмәсен карадылар.
Музыка залында «Камилнең туган көне» театраль куелышы тәкъдим ителде. Милли киемнәрдәге балалар рус, татар, чуаш фольклор җырларын һәм биюләрен башкардылар. Аксубай балаларын татар теле кабинетында ТР халыклары мәдәнияте белән таныштыралар. Тәрбияче Надежда Нургатина «Татарча сөйләшәбез» дигән укыту-методик комплекты буенча рецензияле дидактик уеннар тәкъдим итте. Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Галия Минсафина балаларны туган телгә һәм татар теленә өйрәтүнең ничек оештырылуы турында сөйләде.
Кунаклар шулай ук ата-аналар белән берлектә оештырылган крестьяннарның көнкүреш предметлары, милли мәдәният әйберләре урнаштырылган мәктәпкәчә учреждениенең музей почмагында да булдылар һәм балаларны туган телләрендә тәрбияләү һәм укыту процессына югары бәя бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев