Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балаларны һәм үсмерләрне тәрбияләү турында

    20 августта ведомство белгечләре катнашында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү секциясе эшләде.

    Секция эше мәктәп сумкаларын тантаналы төстә тапшырудан башланып китте. “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе буенча 2 нче Аксубай урта мәктәбенә беренче сыйныфка баручы балаларга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм “Ягымлылык“ үзәгенең гаиләгә һәм балага ярдәм бүлеге мөдире Наталья Константинова канцелярия кирәк-яраклары белән букчалар тапшырдылар. 

    Мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй Сәмигуллина тәрбия эшенең төп моментларына тукталды. Ул балигъ булмаганнар арасында  хокук бозуларны профилактикалау, белем бирү процессында катнашучыларны психологик агарту, граҗданлык-патриотик тәрбия, балалар иҗтимаги хәрәкәте, физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге, мәктәп укучыларына өстәмә белем бирү турында тәфсилләп сөйләде.

    – Уңай моментлар белән бергә, прблемалар да бар, – дип билгеләп үтте Гөлкәй Илдус кызы. – Профилактик исәптә торган һәм шулай ук  социаль куркыныч хәлдә булган үсмерләр белән эшләүне контрольләүне көчәйтергә.

    Мәктәптән тыш эшләр вакытында балалар белән туристик-туган якны өйрәнү эшчәнлеге сыйфатын күтәрергә. Гомумбелем бирү оешмаларына өстәмә штатта психологлар билгеләү проблемасы өстендә эшләргә. Инклюзив белем бирүне тормышка ашыру буенча чараларны дәвам итәргә кирәк.

    Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин балаларга өстәмә белем бирү турында җентекләп сөйләде.

    Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова Интернетта балаларның һәм үсмерләрнең иминлеге мәсьәләсен күтәрде.

    Республика буенча яшьләр деструктив юнәлештәге 50 төркемдә теркәлгән. Деструктив характердагы төркемнәрдә теркәлгән дүрт үсмерне ачыклау мөмкин булган. Алар күзәтү астында. Спикер шулай ук  экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча айлык турында да бәян итте.

    ОПСиД мөдире Наталья Константинова белем бирү оешмалары җитәкчеләрен һәм уку мөдирләрен  “Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау“ системасы белән таныштырды.

    Авыр тормыш хәленә дучар булган, социаль-куркыныч хәлдә калган гаиләләр мисалында гаилә төшенчәсен барысына да аңлаешлы итеп  бәян итте.

    ПДН инспекторы Венер Хаммәтов үсмерләр арасындагы җинаятьчелек торышы турында сөйләде. Хәзерге вакытта ПДНда 18 балигъ булмаган бала исәптә тора. 
    Балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча алып барылган эш турында ТР БДД ГБУ ТУның Нурлат шәһәрендәге профилактикалау бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова җиткерде.

    Әлеге өлкәдә актив эш алып барганнары, шулай ук имин юл хәрәкәтен пропагандалауга саллы өлеш керткәннәре өчен ул карт-клуб җитәкчесе Валентин Якимовка, мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Николай Еграшкинга һәм  район мәгариф бүлеге методисты Гөлсирә Хәйруллинага дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

    Өстәмә белем һәм тәрбия бирү  буенча рейтинг лидерлары булган мәктәпләр мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бу беренче урынны яулаган – Аксубайның 3 нче, Яңа Тимошкино төп һәм Яңа Аксубай башлангыч мәктәпләре, икенче урынны алган – Иске Ильдеряк урта, Иске Савруш төп мәктәпләре, Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, өченче урынга чыккан – Аксубайның 1 нче һәм Чуаш Енорускиносы төп мәктәпләре.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: