Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балаларга китаплар бүләк иттеләр

    Районда Виталий Тимирясов истәлегенә уздырылган турнирдан соң, безнең якташыбыз нигез салган университет белән бәйле тагын бер изге эш башкарылды.

    Быелгы ел әлеге мәгариф учреждениесе өчен юбилей елы. В. Г. Тимирясов исемендәге Университет оешуга 25 ел тулуга 25 изге эш башкару планлаштырылган. Шуларның берсе - балалар әдәбиятына мохтаҗ авыл китапханәсенә бүләк итү өчен китаплар җыю. Әлбәттә, китапка мохтаҗ китапханәләр бөтен республика буенча санап бетерерлек түгел, әмма уңыш Урмандеево авыл китапханәсенә елмайды.

    Бу адресатка университет хезмәткәрләре, әйтергә кирәк, очраклы гына тап булдылар.  Алты кат “кул кысышу” аша (төрле дәрәҗәдәге элемтәләр буенча теләсә нинди кешеләр уртак танышлар булган социологик теория) волонтерлар хәйрия акциясе вакытында университет укытучылары һәм студентлары арасында җыелган балалар китапларын кемгә тапшыру юлларын эзлиләр.

    Акция вакытында 100 данә китап җыелган. Шул көннәрдә Татьяна Максимова волонтерлар хәрәкәтенең таныш җитәкчесе белән эш буенча очраша. Хәйрия мәсьәләләре буенча аралашканда, авыл китапханәсенә балалар китаплары кирәк булуы ачыклана һәм волонтерлар һәм балалар әдәбияты төялгән микроавтобус Урмандеевога юл тота.  

     Биредә белем чишмәсен бүләк итүчеләр белән җылы очрашу үткәрелде. Мәдәният йорты сәхнәсендә гармун моңы яңгырады. Эдуард Ильин һәм Михаил Максимов кунакларны дәртле җырлары белән сөендерделәр. Аларга Урмандеево башлангыч мәктәбе укучылары кушылып китте. Кунаклар үзләренең күчмә программасын флешмобтан башладылар. Күңелле музыка, катлаулы булмаган бию хәрәкәтләре кызыклы очрашуга рухландырды.

    Волонтерлар балалар белән төрле уеннар оештырдылар, рәсем дәресләре, мастер-класслар үткәрделәр. Кече сыйныф укучылары әкият геройларының силуэтларын тырышып рәсемгә төшерделәр. Соңыннан әкияти тамаша күрсәтелде. Волонтерлар балаларга бик ошады, чөнки алар берәүгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәделәр

    . – Авыл балалары шәһәр балалары белән чагыштыр ганда үзгәрәкләр, – дип белдерде волонтерлар төркеме җитәкчесе Ирина Киреева. – Алар нәзберек түгелләр. Программага зур кызыксыну белән катнашып киттеләр. Кунак аңлатып узганча, волонтерлар арасында булачак психологлар, логопедлар, башка мөһим һөнәр вәкилләре бар. Алар өчен мондый очрашу - булачак һөнәрне үзләштерүдә файдалы гамәли мизгел.  

     Балалар әдәбияты белән бергә университет вәкилләре китапханә өчен бер тартма канцелярия товарлары, яшь китап укучылар белән эшләү өчен буяу дәфтәрләре алып килгәннәр. Урмандеево китапханәсенә бүләк ителгән китаплар арасында төрле авторларның әсәрләре бар. Әкият китаплары, матур рәсемле заманча китап–буклетлар бик күп.

    Кайбер балалар китапларны тамаша залыннан китапханә бинасына күчерергә булышканда, түзмичә  төргәкләрне  чиштеләр һәм китапларны карый башладылар. Балалар үзләренә ошаган китапларны тизрәк өйгә алып кайтып укырга теләсәләр дә, Татьяна Владимировна башта әдәбиятны теркәргә кирәклеген, ә аннары өйләренә алып, рәхәтләнеп укырга мөмкин булуын җентекләп  аңлатты.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: